Җимерелү
Юмореска
Светофор тукталышында җиңел машина тәрәзәсе аша таныш йөз күреп алды Шәмсия. Озаклап карый алмады, светофорның кызыл уты яшелгә алышынды. Иске “Жигулие” үкереп диярлек урыныннан кузгалды. Ул хәтер тәгәрмәчен сүтә-сүтә, мәктәп чорларын актара башлады. Бер сорауга җавап эзләде: кем булды соң әле ул?
Ире белән бүген дә телгә килде. Йомыры-йомыры сүзләр очырганнан соң, ике дистә ел кыланмышына түзеп гомер иткән Саримына карата кайдадыр эчтә тагын да зуррак ачу кереп кунаклады. Күңеленең бер төше кителеп төшкән кебек тоелды. Тоелмас та иде, иренең басынкы гына әйткән сүзе өстә калды. Хәер, аның Саримы гомер буена бер генә тапкыр да тавыш күтәреп кычкырмады. Үзенә охшаган холыклы, тотса чытырдап тотардай ир белән гомер итәлмәде, ул яктан бәхет читләп үтте Шәмсияне. Хатын сүзенең аста калганын күтәрә алмады. “Күрсәтәм әле мин сиңа, затсызга, тукран башны! Үзен кем диярсең! Саный китсәң, бала сабый чакта төннәрен синнән артык йокладыммы? Елаганда тормасам, син нәрсәгә? Олы тормыш юлына чыгарырга өлеше күбрәк керде, имеш. Бизмәнгә салсак, минем тырышлык басачак. Баланы тәүге тапкыр башлы-күзле итәм дип йөргәндә тамаданы, кино-фотога төшерүчене кем тапты соң? Тукран башы, янәсе. Син тапкан булсаң, акчаны икеләтә каерып алган булырлар иде. Гаиләдә акчаны санап тота белүче, бар мал-мөлкәтне йодрыкта йомарлап тотучы минем кебек хатынны табып кара әле! Берничә тапкыр эшенә шалтыратып хәлен белешәм, күпме хезмәт хакы алганын тикшереп торам. Бармы андый хөрмәт башкаларда? Тукран баш, имеш!”
Шәмсия эченнән кайный ук башлады. Зәһәрлегеннән буылыр дәрәҗәгә җитеп, ысылдауга күчте. Ярый әле машина кабинасында үзе генә.
“Ничә тапкыр әйттем, артына да элеп бирми, секретарың озын итәкле күлмәк кисен, башын-күзен буяп, арт ягын биетеп, фәлән-фәләнич дип гел яныңда бөтерелмәсен, дип. Бозау, ник бер кисәтүгә колак салсын. Эш урынына барып тәртип урнашырып чыккаласам, бөтенләй юлдан...”
Ул кинәт тормозга басты, юл аркылы җәүяле чыга иде.
-Кая барасың тиле, машина астынды каласың бит! - дип кычкырганын сизми дә калды.
Теге кеше дә югалып калмады, светофорга төртеп күрсәтте. Аннан бармагы белән чигә тирәсендә әйләндереп алды. Җәяүленең кылынмышы, кызган ташына кайнар су сипкәндәй итте. Шулчак Шәмсиянең кылт итеп күңел капкасы ачылып китте. Бәрәкәч, исенә төште, Камил бит теге кеше, бер чорда мәктәптә укыган Камил! Чыгарылыш кичәсендә аны вальс биергә чакырган иде - шул үзе! Ул кичне башканы озата китеп, кәефен кырды әлбәттә. Каршы сыйныфтагы Сарим озата кайтты Шәмсияне. Үзе Сарим кырыннан атлады, үзе Камил турында сораштырды. Камилның әнисе - мәктәптә завхоз, әтисе – төзелештә бригадир икән. Саримныкы икесе дә гади эштә. Җитмәсә, аңардан соң сеңлесе белән ике энесе бар булып чыкты... Саримны армиягә дә көтеп алам дип түгел, болай гына озаткан иде. Ул хезмәт иткән чакта Камил белән берничә тапкыр паркта танцыда очраштылар. Капка төбенә кадәр озата да кайтты егет. Озаклап үбешеп тә тордылар, кызганыч, шуннан ары китә алмады, ике арада ялкын кабынмады. Яшь чагында ут идем шул, чая идем, Камил дә шуннан өркеп калгандыр. Ул чорга чирек часыр вакыт үткән түгелме соң?”
Башка күз атучы да, озатучы да булмагач, сазып калам ахры дип, Саримга кияүгә чыкты Шәмсия.
Камилның Будулайныкы кебек дулкынланып торган чәчен, Тихоновныкына охшаган борынын, Яковлевныкы кебек күтәренке ияген, озын буен ошаткан иде. Ә Саримда аларның берсе дә юк. Бәрәңге борын, туры коңгырт чәч, уртача буй-сын. Унынычыны тәмамлау белән Камил башкалага укырга китеп бармаган булса, ничек тә үзенә каратачак иде аны. Китте дә югалды. Шәмсия алган аттестаттагы билгеләр бары техник училищега таба төртеп күрсәттеләр.
Менә тиздән барысы да үзгәрәчәк, ул Камилне эзләп табачак та, кафегамы, ресторангамы керәчәк. Мул хәзерләнгән өстәл артында, бокалларда шампань шәрәбенең биегән куыкларына карап, яшь вакытларын искә төшерерләр. Ничә ел яшәп Сарим бер тапкыр да аны ресторанга алып бармады. Эш бетү белән туры өйгә йөгереп кайта да, бала белән мәш килә, я булмаса кухняда чыш-пыш пешеренә башый. Әллә Шәмсиясе бар аңа, әллә юк. Җәй җитсә, урманга җиләк-җимеш җыярга чыгып китә. Балыкка да ите балага файдалы дип бик йөрергә уйлаган иде дә, Шәмсия балык исен дә, аны чистартырга да яратмады. Аннан әллә ир балыкка бара, әллә...
Ул руль тоткан кулларына карап алды. Шушы куллар белән базарда сату итмәгән булса, хуҗасына тугры булып чапкан бу машинаны да ала алмаган булыр иде әле. Ә менә Камил институтка укырга керде. Бүген ким дигәндә берәр нефтькә кагылышлы идарәдә яки кече компаниядә цех яки бүлек башлыгыдыр, баш инженер, җитәкче үк булмаса әле. Акчаны каерып ала, менә дигән йортта тора, кыйммәтле япун машинасында гына йөри торгандыр.
Ул очрашачак мизгелләрне уйлап йокларга ята, иртән ошрашуны күзалдына китереп эшкә бара башлады. Кая барса да таныш йөзне, Камилне эзли. Машинада барганда кешене яхшылап күреп булмый, анысына да җаен тапты. Кибеткә яки башка җиргә туктыйсы булса, машинасын бер квартал читтәрәк калдырып, калган араны җәяүләп үтә. Очрамасмы, янәсе. Ә бер көнне.
Кемнедер аты-юлы белән сүккән хатын-кыз тавышы килгән якка караш ташлады. Юантык гәүдәле тәбәнәк буйлы бер хатын, кулындагы буш дермантин сумкасы белән шактый гына салып алган иргә кизәнепме-кизәнә:
- Мин сиңа эштән туры өйгә кайт дип әйттем бит, юньсез. Кая алган хезмәт хакың, калган акча кая, дим?!
Шул вакыт Шәмсиянең матур уйлардан җыеп төзелгән могҗизалы пирамидасы ишелеп төште. Юк-юк, бу өн түгелдер, начар төш күреп саташамдыр! Саташу түгел бу. Теге хатынның сумкасы һөҗүменнән шактый таушалган кара пальтосы якасына пеләшләнгән башын яшерүче ир Камил иде. Күзләре зур ачылып, йөзенә куркыныч кыяфәт чыккан, зур фәҗигага тарыган хатынга ошап калган Шәмсиягә узып баручылар карап-карап үтә. Аларда аның эше юк, ул шул мәлдә хыялында төзегән җәннәт дөньясы җимерелекләре астында калган иң бәхетсез кеше иде.
Нәфис Әхмәт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев