Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Машина йөртү таныклыгын кайтармасалар нишләргә?  

Юл кагыйдәләрен бозганга, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән идем.Таныклыкны ЮХИДИ идарәсенә илтеп тапшырырга онытылган. Вакытым җиткәч, машина йөртү хокукын кире кайтаруларын сорап барган идем, “Әле вакыты чыкмаган”, – дип, тагын өч айга мәхрүм итеп кайтардылар. Хокук сакчыларының бу гамәлләре дөреслеккә туры киләме?

Равил Галиев

 Газета укучыбызның әлеге соравына ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илдар Исхаков җавап бирә:

– Җәза бирү турында тиешле суд карары чыкканнан соң, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүчеләр таныклыкларын өч эш көне эчендә үзләре яшәгән адреска караган ЮХИДИ бүлегенә тапшырырга тиеш. Таныклык, мәхрүм итү вакыты чыкканчы, шунда саклана. Әгәр машина йөртүче таныклыгын тапшырудан баш тартса, мәхрүм итү вакытын исәпләү туктатыла. Ул кеше таныклыгын тапшырган көннән исәпләнә башлый. Бер ай соңарып тапшырсаң, вакыт нәкъ бер айга озайтыла. Мәсәлән, права 1 елга алынды, ди, аны берничә айдан соң гына тапшырсаң да, бер ел суд карары чыккан көннән түгел, ә праваны бүлеккә китереп тапшырган көннән исәпләнә. Димәк, качып йөреп кеше үзенә-үзе аяк чала һәм  машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү вакытын да арттыра булып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев