Азнакаево
  • Рус Тат
  • 19 август 2015 яңалыклары

    • 19 август 2015 - 13:47
      Сочи юлында Татарстаннан бер гаилә һәлакәткә очраган. Ике бала зыян күргән
      Сочида булган юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә Татарстаннан ике балалы бер гаилә зыян күргән. Автомобиль шоферы руль белән идарә итүне югалтып, тоннельның терәк стенасына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә ир белән хатынның аяк-куллары сынган. 13 яшьлек бала имгәнгән, алты яшьлегенең эчке әгъзаларына зыян килгән. Вакыйга булган урынга берничә бригада ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткән....
      383
      0
      0
    • 19 август 2015 - 12:31
      Азнакайда ЮХИДИ хезмәткәрләре массакүләм мәгълумат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрде
      Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте тарафыннан төрле чаралар күрелүгә карамастан, район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре кабатлана тора. Юл йөрү кагыйдәсен күрә торып бозучылар, тупас хата ясаучылар юлларда аз түгел. Ел башыннан район юлларында булган 30 юл-транспорт һәлакәтендә сигез кешенең гомере өзелеп, 41е тән җәрәхәтләре алган. Аварияләрнең күпчелек өлеше исерек шоферлар гаебе белән...
      364
      0
      0
    • 19 август 2015 - 12:16
      Корал турында законга үзгәрешләр кертелде
      2015 елның 24 июленнән "Корал турында" федераль законга үзгәрешләр кертелде. Хәзер кораллы булу өчен лицензия алырга телисең икән, яшәгән урының буенча эчке эшләр бүлегенә тиешле формада тутырылган гариза, Россия Федерациясе гражданины булуың турында документ, корал белән куркынычсыз эш итү күнекмәләре узганлыгың турында белешмә, корал йөртүгә медицина каршылыклары булмаган, шулай ук...
      329
      0
      0
    • 19 август 2015 - 08:18
      Шакирова Дамира Нәгыймулла кызына 20 августта 60 яшь тула
      Яраткан кешебез, кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Шакирова Дамира Нәгыймулла кызына 20 августта 60 яшь тула. Кадерлебез, без сине юбилеең - туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне телибез! Әтиебез Рәфис белән тормыш юлыннан бергә баруыгызга да быел 38 ел булды. Бер-берегезгә...
      431
      0
      0
    • 19 август 2015 - 08:03
      Остазларның остазы
      Сигезьеллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, без Азнакай 1 нче мәктәбенә урта белем алырга килдек. Беренче линейка һич хәтеремнән чыкмый. Төрле авыллардан җыелган балалар рәтләргә тезелеп торабыз. Фамилияләрне атап, безне сыйныфларга бүләләр. Минеке дә яңгырады, әмма авылы башка иде. Аптырап калдым. Бар да классларга таралышып бетте. Күздән яшьләр тәгәрәп төшәргә тора....
      355
      0
      0
    • 19 август 2015 - 06:17
      Бәхетне туган җирләреннән тапканнар
      "Таллы Бүләк" хуҗалыгында җаны-тәне белән туган җиренә береккән, уңган, булган игенче, механизатор, терлекчеләр фидакарь хезмәт куя. Комбайнчы Илнур Рәшитов "Акрос" комбайнында бүгенге көндә 9 мең центнерга якын ашлык суктырган. Флюр Җиһангиров та аннан бик азга гына калыша. Машина йөртүче Ралиф Нигъмәтҗанов "КамАЗ" машинасында икмәк ташуда, комбайнчы Зирәк Газизов "КСУ-1"дә ашлык...
      513
      0
      0
    • 19 август 2015 - 06:10
      Азнакайда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
      Көз - чебешләрне санар гына түгел, сатар чак та. Үзебезнең туфракта үскән ипекәйгә, кош-корт, мал-туар ите-сөтенә, болын-кырлардагы чәчәкләрдән җыелган затлы балга җитәме соң! Сыйфатлы да, тәмле дә, файдалы да... Крестьян-фермер хуҗалыклары, бу муллыкны үз ихаталарында җитештергән авыл халкы алар белән уртаклашып, итен, сөтен, балын-маен дигәндәй, 29 августта шәһәребезнең Ишкәев паркында...
      413
      0
      0
    • 19 август 2015 - 06:08
      Азнакай район терлекчеләре көнгә 113 тонна сөт савып алалар
      Районыбыз терлекчеләре көнгә 113 тонна сөт (бер сыерга көнгә 14,6 кг) савып алалар. Азнакайлылар узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4 тоннага күбрәк сөт җитештерәләр. Республика күләмендә алдынгылар рәтендә: 9 нчы урында баралар.
      332
      0
      0
    • 19 август 2015 - 04:50
      Азнакайда ремонттан соң балалар сырхауханәсе ачылды
      "Иң яхшыны - балаларга!" шигаре, кайсы гына заманда да актуаль булып кала, чөнки яшәү мәгънәбез, киләчәгебез аларда. Яшь буынның сихәтлеген, бар яклап үсешен, белем дәрәҗәсен кайгыртуны республика, шул исәптән үзебезнең Азнакай районы җитәкчеләре тиккә генә игътибар үзәгенә куймый шул. Шушы максатчан эшчәнлекнең бер мисалы булып кичә районның балалар поликлиникасы һәм...
      344
      0
      0
    Реклама