26 июнь 2015 яңалыклары
-
Азнакайда юл төзелешенә зур игътибар бирелә
Бу көннәрдә Азнакай - Әлмәт юлының Әгерҗе авылы борылышы тирәсендә юл төзелеше эшләре бара. " Республика программасы буенча биредә иске асфалть юл төптән үк яңасына алыштырыла һәм Әгерҗе авылына керү юлында куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында да чаралар күрелә - юл киңәйтелә", - дип хәбәр иттеләр безгә төзүчеләр: "Татнефтедор" филиалы автомобиль...
-
Азнакайда мәктәп укучылары өстәмә һөнәр дә үзләштерде
Бу көннәрдә Лениногорск политехника колледжында 40 укучыга авыл хуҗалыгы җитештерү өлкәсендә тракторчы-машинист; электр белән эретеп ябыштыручы, пешекче һөнәрләре буенча таныклыклар тапшырылды. 10 нчы сыйныф укучыларына бушлай һөнәр үзләштерү мөмкинлеге Азнакай районы җитәкчелеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, колледжның уртак хезмәттәшлеге, проекты нигезендә башкарылган.
-
Халыкара кыр көннәрендә азнакайлылар да тәҗрибә уртаклаша
Чәршәмбе көнне Халыкара кыр көннәре башланды. Чараны уздыру урыны итеп Татарстанның сайлануы юкка гына түгел. Чөнки ул авыл хуҗалыгы тармагы үсеше буенча Россиянең иң алдынгы төбәкләренең берсе Һәм биредә азнакайлыларның да зур өлеше бар. Чара барышында "Идел буенда халыкара кыр көннәре" дип атала торган инновацион-технологик күргәзмә дә ачылды. Россия, Германия,...
-
Көпә көндез алдыйлар да, талыйлар да
Инде телефоннан шалтыратып, якыныңны бәладан коткару өчен акча сораучылар турында күп яздык. Алдарлар остарганнан-остара бара, халыкны талауның яңадан-яңа ысулларын уйлап табалар. "Беркатлылар булганда, алдарларга якты юл", - дип сөйләргә яратсак та. Алданучылар, зыян күрүчеләрне дә гаепләргә ашыкмыйк әле. Ни өчен дигәндә, алар шул кадәр шомарганнар ки, кеше психологиясенә тәэсир итүнең...
-
“Маяк” юбилей кичәсенә дәшә!
Хөрмәтле азнакайлылар, калабыз кунаклары! Сезне барыгызны да 10 июль көнне 17 сәгатьтә Ишкәев исемендәге ял паркында "Маяк" газетасының "Безгә -85!" дип аталган юбилей кичәсендә көтеп калабыз. Республикабызның якты йолдызлары Мөнир Рахмаев, Салават Миңнеханов, Гүзәлем, Ирек Галиев, Булат Җиһаншин, Язгөл, «Квартет» төркеме һәм Азнакаебызның танылган үзешчән артистларының чыгышлары, кызыклы уеннар, күңелле...
-
Азнакайда чыгарылыш балы узды
Ниһаять дәүләт имтиханнары артта калды. Укучылар да, аларга белем биргән укытучылар да, ата-аналар да җиңел сулап куйды. Кичә, 25 июньдә, "унберенче"ләр кулларына өлгергәнлек аттестаты алды. Тантаналы чара 17 сәгатьтә мәктәпләрдә башланды. 19 сәгатьтә исә Татарстан мәйданында шәһәркүләм чыгарылыш балы гөрләде. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгарылыш сыйныфы укучыларын олы тормыш...
-
Азнакайда газетага язылу 3 июльгә кадәр озынайтылды
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе тәмамланырга санаулы көннәр генә калып килә, аның 3 июльгә кадәр озынайтылганын да исегезгә төшерәбез. "Маяк"ка ярты елга язылу бәясе: физик затлар өчен - 570 сум. Редакциянең үзеннән алып китүчеләр газетабызны 300 сумга яздыра алалар. Күпләп язылган (25-30 данәдән дә ким булмаганда) предприятиеоешмаларга үз...
-
Егетләребез хәрби ант кабул итте
«Ах, Самара-городок, беспокойная я», дигән җыр юлларын күп ишеткән бар-барын. Быел бу шәһәргә барып кайту форсаты да чыкты бит әле. Шәһәрнең ниндилеген тәгаен генә әйтә алмыйм, әмма бу сорауга хәрби хезмәт срогын тутырып кайткан егетләребез анык җавап бирә алыр, дип ышанам. 21 июльдә 6 Азнакай егете Сама ра шәһәрендә хәрби...