Азнакаево
  • Рус Тат
  • 15 май 2015 яңалыклары

    • 15 май 2015 - 12:57
      Күрүчеләр юкмы?
      Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге 1962 елгы Суфьянов Шамил Минәхмәт улын эзли. Ул Чәкән авылында яшәгән. 11 май көнне 7.00 сәгатьтә өеннән чыгып китә, маршрут автобусында Азнакай шәһәре автовокзалына килә, Бөгелмәгә китәргә тиеш була. Шул көннән алып аның кайдалыгы турында бернинди мәгълүмат та юк. Билгеләре: карап торышка...
      362
      0
      0
    • 15 май 2015 - 12:54
      Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Гаилә бәйрәме белән котлады
      Ел да 15 майда - табигатьнең иң гүзәл чорында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. Халыкара гаилә көне уңаеннан муниципаль...
      351
      0
      0
    • 15 май 2015 - 12:32
      Азнакайда эшмәкәрләр күргәзмә оештыра
      Бүгенге көндә тормышыбызны үз җитештерүчеләребез - эшмәкәрләрдән башка күз алдына китерү дә авыр. Алар икътисадны үстерүдә, яңадан-яңа эш урыннары булдыру, яшәешебезне тагын да уңайлы, матур итүдә зур өлеш кертәләр. Үзләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан 23 майда (шимбә көн) шәһәребезнең "Татарстан" мәйданында (Балалар иҗаты үзәге)Татарстан Республикасы Көньяк-көнчыгыш районнары җитештерүчеләре товарлары күргәзмәсе, тәкъдир...
      289
      0
      0
    • 15 май 2015 - 12:17
      Татарстан Республикасында бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил азнакайлыларны кабул итәчәк
      19 май көнне 10.00 сәгатьтә район Советы бинасында (Ленин урамы, 22 нче йорт) Татарстан Республикасында бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина азнакайлыларны кабул итәчәк. Сорауларны алдан 7-22-74, 7-14-32, 7-20-67, 7-28-07 телефон номерлары буенча алдан да бирергә мөмкин.
      425
      0
      0
    • 15 май 2015 - 12:14
      Азнакайда торак шартларын яхшырту дәвам итәчәк
      "Сөйгәнең белән чатырда да оҗмах", дисәләр дә, һәр гаилә үз куышын булдыру турында хыяллана. Әмма бүгенге көндә гади хезмәт кешесенә, аеруча яшьләргә фатир алу, йорт салу җиңелләрдән түгел, чынга ашмас хыял кебек тоела. Элек дәүләт ярдәменә өметләнеп була иде. Бүген кемгә таянырга? Бу юнәлештә районыбызда нинди программалар тормышка ашырылу хакында...
      417
      0
      0
    • 15 май 2015 - 12:11
      Икмәк, нефть һәм чишмәләр ягында
      Татарстан менә инде биш ел рәттән регионнарның башкарма хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге буенча беренче урынны ала. 2014 ел нәтиҗәләре буенча Республика янә беренчегә чыкты. Бу хакта Россия Федерациясе хөкүмәтенең 7 майда узган киңәшмәсендә игълан ителде. Регионнар рейтингы соңгы өч елда 11 күрсәткеч буенча икътисад, социаль өлкәдә үсеш, ә иң әһәмиятлесе...
      403
      0
      0
    • 15 май 2015 - 12:09
      Азнакай балаларының җәйге ялы күңелле һәм файдалы узачак
      Укучылар соңгы чирекне тәмамлап килә. Тиздән мәктәпләрдә җәйге каникуллар җиткәнен хәбәр итеп, соңгы кыңгырау чыңлар. Балаларны быел каникулларда ниләр көтә соң? Яшьләр идарәсе начальнигы Илнур Сәгыйтов бу соравыбызга түбәндәгеләрне бәян итте: -Балаларның җәйге ялын оештыру өчен республика бюджетыннан Азнакай муниципаль районына 11627,2 мең сум бүлеп бирелде. Ял лагерьларында 2784 бала...
      314
      0
      0
    • 15 май 2015 - 10:46
      Бәхет сере – бердәмлектә, татулыкта
      Айгөл, Алия, Миләүшә, Ильяс, Мәрьям... Тел очыннан ширбәт кебек тама торган матур исемнәр санавым түгел. Бу биш бөртек Тымытык авылында гомер кичерүче Ләйсән һәм Ләис Кәлимуллиннарның йөрәк җимешләре. Һәр бала үз бәхете белән туа диләр. Әнә, Ләйсәннәр үзләре дә бер йодрык булып, бишәү тәгәрәп үстеләр. Бүген әти-әниләренә зур терәк. Аныкылар...
      389
      0
      0
    Реклама