Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күрүчеләр юкмы?

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге 1962 елгы Суфьянов Шамил Минәхмәт улын эзли. Ул Чәкән авылында яшәгән. 11 май көнне 7.00 сәгатьтә өеннән чыгып китә, маршрут автобусында Азнакай шәһәре автовокзалына килә, Бөгелмәгә китәргә тиеш була. Шул көннән алып аның кайдалыгы турында бернинди мәгълүмат та юк. Билгеләре: карап торышка...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге 1962 елгы Суфьянов Шамил Минәхмәт улын эзли. Ул Чәкән авылында яшәгән. 11 май көнне 7.00 сәгатьтә өеннән чыгып китә, маршрут автобусында Азнакай шәһәре автовокзалына килә, Бөгелмәгә китәргә тиеш була. Шул көннән алып аның кайдалыгы турында бернинди мәгълүмат та юк.
Билгеләре: карап торышка 50-55 яшь, озын буйлы, ябык гәүдәле, коңгырт-кара күзле, чәче ачык-коңгырт төстә, кыска итеп алынган.
2015 елның мартында инсульт кичерү сәбәпле, авырлык белән генә сөйләшә, уң кулы медицина бәйләвече белән бәйләнгән. Өстендә кара свитер, кара трико, аягында кара ботинкалар булган. Үзе белән рюкзак та алган.
Ш.Суфьянов турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган яки аны 11 май көнне автовокзал тирәсендә күргән кешеләрнең район эчке эшләр бүлегенә 02 яки 7-30-87 телефон номерлары буенча шалтыратулары сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күрүчеләр юкмы?