Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда торак шартларын яхшырту дәвам итәчәк

"Сөйгәнең белән чатырда да оҗмах", дисәләр дә, һәр гаилә үз куышын булдыру турында хыяллана. Әмма бүгенге көндә гади хезмәт кешесенә, аеруча яшьләргә фатир алу, йорт салу җиңелләрдән түгел, чынга ашмас хыял кебек тоела. Элек дәүләт ярдәменә өметләнеп була иде. Бүген кемгә таянырга? Бу юнәлештә районыбызда нинди программалар тормышка ашырылу хакында...

"Сөйгәнең белән чатырда да оҗмах", дисәләр дә, һәр гаилә үз куышын булдыру турында хыяллана. Әмма бүгенге көндә гади хезмәт кешесенә, аеруча яшьләргә фатир алу, йорт салу җиңелләрдән түгел, чынга ашмас хыял кебек тоела. Элек дәүләт ярдәменә өметләнеп була иде. Бүген кемгә таянырга? Бу юнәлештә районыбызда нинди программалар тормышка ашырылу хакында аңлатуны сорап без район башкарма комитетының торакка исәпкә алу һәм бүлү бүлеге начальнигы Нурия Төхбәтуллинага мөрәҗәгать иттек.
- Торак шартларын яхшырту бүгенге көндә район һәм шәһәр халкы өчен иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала. Аны хәл итү өчен федераль һәм республика торак программалары гамәлгә ашырыла. Әлбәттә, сүз социаль яклауга мохтаҗ катлам хакында бара.
Азнакай районы буенча узган ел 38 гаилә торак шартларын яхшыртты.
2010 елдан башлап бу бәхет 460 Бөек Ватан сугышы ветеранына да елмайды. Былтыр исә 5 ветеран, быел тагын 5 ветеран тораклы булды.
Әле яңа гына тормыш корган парлар өчен озак вакытлы максатчан «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы эшли. Анда Азнакай муниципаль районында 452 яшь гаилә исәптә тора.
Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә торак сатып алу өчен вәкаләтле оешмалар аша торак бәясенең 35 проценты күләмендә социаль түләү алу хокукы бирелә.
Дәүләт беренчел взнос түләп сатып алган торак өчен 15 ел дәвамында процентсыз түләү мөмкинлеге тудыра.
Әлеге программада тулы булмаган гаиләләр дә катнаша ала.
Торак шартларын яхшыртуга булышучы тагын бер киң масштаблы республика программасы бар - социаль ипотека. Ул торак өчен 28,5 ел дәвамында түләнми калган өлеш өчен иң түбән процент ставкасы буенча (7%) түләү мөмкинлеге бирә.
Бу программаның өстенлеге шунда - торак сатып алу өчен озак еллар акча җыйганчы, яңа фатирда бүгеннән үк яшәү мөмкинлеге. Исәпкә алынганнан соң яшь гаиләнең баласы туа икән, аңа торакка түләү өчен 200 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме бирелә (әмма түләнми калган өлештән дә югары суммада түгел).
Бүгенге көндә бюджет өлкәсендә эшләүче 46 гаилә социаль ипотекага чиратта тора.
Социаль ипотека программасына торагы булмаган ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, радиацияле аварияләр һәм катастрофаларга эләккән, Ерак Төньяк районнардан күченеп кайтучы һәм чит яклардан күченеп кайтырга мәҗбүр булган гражданнар да керә.
Узган ел 3 ятим бала Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды тарафыннан төзелгән Радужная урамындагы 3 нче йорттан фатирлы булды.
Торак шартын яхшыртуга мохтаҗ биш һәм аннан артыграк бала тәрбияләүче гаиләләргә, бу балалар аерым гаилә кормыйча, ата-аналары янында теркәлеп яшәгән очракта, республика бюджеты хисабыннан торак алуга субсидия бирелә. Ә ун һәм аннан артыграк баласы булган гаиләләр торак белән беренче чиратта тәэмин ителәләр.
«Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» һәм «Ветераннар турында» законнарны тормышка ашыру кысаларында 2005 елның 1 мартына кадәр исәпкә баскан хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, инвалидлар һәм инвалид баласы булган гаиләләргә торак алу өчен субсидия Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы аша бирелә. 2014 елда мондый 13 субсидия бирелде.
Авыл яшьләренең торакка ихтыяҗын канәгатьләнерү буенча федераль максатчан программа эшли. 2006 елдан башлап районда торак төзелеше өчен 128 гаилә социаль түләү алды (барлыгы 113 млн сумга якын), шул исәптән узган ел - 17 гаилә.
Моның өчен торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыгыңны раслау, авыл җирендә даими рәвештә кимендә 5 ел эшләү, торак алу яки салу бәясенең кимендә 30 проценты күләмендә үз акчаң булу шарт. Бүгенге көндә бу программа буенча 27 гаилә исәптә тора.
Актүбә бистәсендә 17 йорт (136 фатир) аварияле дип табылды һәм республика программасына кертелде.
Барлык дәрәҗәдәге бюджетлар хисабына шәһәрдә һәм районда яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту программасы алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда торак шартларын яхшырту дәвам итәчәк