Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәхет сере – бердәмлектә, татулыкта

Айгөл, Алия, Миләүшә, Ильяс, Мәрьям... Тел очыннан ширбәт кебек тама торган матур исемнәр санавым түгел. Бу биш бөртек Тымытык авылында гомер кичерүче Ләйсән һәм Ләис Кәлимуллиннарның йөрәк җимешләре. Һәр бала үз бәхете белән туа диләр. Әнә, Ләйсәннәр үзләре дә бер йодрык булып, бишәү тәгәрәп үстеләр. Бүген әти-әниләренә зур терәк. Аныкылар...

Айгөл, Алия, Миләүшә, Ильяс, Мәрьям... Тел очыннан ширбәт кебек тама торган матур исемнәр санавым түгел. Бу биш бөртек Тымытык авылында гомер кичерүче Ләйсән һәм Ләис Кәлимуллиннарның йөрәк җимешләре.
Һәр бала үз бәхете белән туа диләр. Әнә, Ләйсәннәр үзләре дә бер йодрык булып, бишәү тәгәрәп үстеләр. Бүген әти-әниләренә зур терәк. Аныкылар да буй җиткереп килә, Айгөленә инде 20 яшь. Бишектәге Мәрьямнең дә канат чыгарып, очып киткәнен сизми дә калырлар. Вакыт агымсудай тиз үтә ул.
Әле кайчан гына Куштирәк клубында Ләисе белән танышканнар иде. Авыл китапханәсендә эшләүче кызны армиядән яңа кайткан Тымытык егете бер күрүдә ошата. Килен булып төшкәненә дә ике дистә елдан артып киткән әнә, ә бар да кичә генә кебек.
- Башта кыз артыннан кыз тугач, малай дип өметләндек, малай тугач, аңа иптәш булсын дип бишенчесен алып кайтырга булдык, - ди Ләйсән.
Кемгәдер өметләнеп, читтән ярдәм көтеп ятмый алар. Ләисе төскә матур, эшкә батыр. Ишек алдында абзар тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар, яшелчәсенә, җиләк җимешенә дә читкә чыкмыйлар.
- Авыл җирендә шунсыз булмый, - ди хуҗа.
Ләис фермада оператор-машинист булып эшли. Кечкенәдән ат җене кагылган аңа. Ике аты - ике канаты, алар белән бер генә Сабан туеннан да калмый, ярышларда призлы урыннар яулый.
Балык тотарга һәвәс. Ыктагы иң шәп каба торган урыннарны аңардан гына сора. Өстәвенә оста сугымчы да, кулы тәмле дип мал суярга гел аңа дәшәләр.
Булган кеше барын да булдыра. Колхоз биргән йортны әнә ничек матур итеп тышлап, эчләп куйганнар. Кызларына да Ләис кебек булган-уңган кияүләр насыйп булсын, ә Ләйсәнгә ипле килен рәхәтләрен күрергә язсын.
Умарта оясыдай гөж килеп, минут та тынгы белми тырышып яшәүче бу йортка иминлек, гаилә бәхетенең озын гомерле булуын теләргә генә кала.
Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәхет сере – бердәмлектә, татулыкта