Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Икмәк, нефть һәм чишмәләр ягында

Татарстан менә инде биш ел рәттән регионнарның башкарма хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге буенча беренче урынны ала. 2014 ел нәтиҗәләре буенча Республика янә беренчегә чыкты. Бу хакта Россия Федерациясе хөкүмәтенең 7 майда узган киңәшмәсендә игълан ителде. Регионнар рейтингы соңгы өч елда 11 күрсәткеч буенча икътисад, социаль өлкәдә үсеш, ә иң әһәмиятлесе...

Татарстан менә инде биш ел рәттән регионнарның башкарма хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге буенча беренче урынны ала.
2014 ел нәтиҗәләре буенча Республика янә беренчегә чыкты. Бу хакта Россия Федерациясе хөкүмәтенең 7 майда узган киңәшмәсендә игълан ителде. Регионнар рейтингы соңгы өч елда 11 күрсәткеч буенча икътисад, социаль өлкәдә үсеш, ә иң әһәмиятлесе анда яшәүче халыкның фикереннән чыгып билгеләнә. Татарстан югары күрсәткечләрне саклап кына калмый, ә бәлки барлык социаль-икътисади юнәлешләр буенча да үсештә булуын күрсәтә. ТР Президенты вазифларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов стратегиясе республиканың тотрыклылыгы һәм үсешен тәэмин итә. Соңгы биш елда Татарстан мөһим социаль-икътисади күрсәткечләр буенча позицияләрен ныгытты, эре инновацион проектлар үсештә.
Әлеге уңышларда безнең Азнакай районы да лаеклы урын тота. Республика муниципаль берәмлекләре арасында күп кенә социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча район лидерлар рәтендә бара. Социаль-икътисади күрсәткечләре рейтингы буенча Азнакай кайчандыр республикада арттагы урыннарны биләсә, бүгенге көндә 9 нчы урынга кадәр күтәрелде.
регионнарның башкарма хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге буенча "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" конкурсында 2014 ел нәтиҗәләре буенча халкы 30 меңнән 45 меңгә кадәр булган шәһәрләр номинациясендә Азнакай - 1 нче, халкы 1-1,5 мең булган торак пунктлар арасында Актүбә бистәсе икенче урынны алды. Актүбә бистәсе җиңү яулап, Азнакайны республикада гына түгел, Россия күләмендә дә танытты. Россия Федерациясенең "Бөтен уңайлыкларга ия шәһәр тибындагы бистә (авыл)" бәйгесендә илкүләм нәтиҗәләр буенча үз категориясендә беренче урынны яулап, февраль аенда бистә башлыгы Роза Галеева РФ Премьер-министры Дмитрий Медведевның үз кулыннан беренче дәрәҗә Диплом алып кайтты.
Нинди генә өлкәне алсаң да, авыл хуҗалыгы, мәдәният, икътисад, төзелеш, спортмы, барысында да үсеш күзәтелә. Ә хак бәяне халык бирә. Эшләгән эшләр дә халык, аның уңайлы, бәхетле тормыш шартлары өчен башкарыла. Районыбызны алга җибәрүдә һәр тармакта эшләүчеләрнең фидакарь хезмәте ята. "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте, аның структур бүлекчәсе "Азнакайнефть" идарәсе даими матди һәм рухи ярдәм күрсәтеп тора.
Нефтьчеләр ярдәме белән район һәм шәһәрнең йөзе үзгәрә - инфраструктура үсеш ала, юллар, чишмәләр, урамнар, балалар уен мәйданчыклары төзекләндерелә, торак йортлар, медицина учреждениеләре, спорт корылмалары төзелә, мәчет, чиркәүләр калка. Алар шулай ук торак пунктларны су белән тәэмин итүгә зур әһәмият бирәләр. Узган ел республика һәм җирле бюджет, нефтьчеләр ярдәме белән 15 чакрым су челтәре салынып, ремонтланды.
Районыбызда төзелешләр елдан-ел киңрәк үсеш ала. Узган ел районда 4 млрд сумнан артык төзелеш эшләре башкарылган. 25,5 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган.
Ике ел эчендә 11 урта мәктәп яңартылды. Республика программасы буенча Күктәкә, Микулино авылларында яңа модульле ФАПлар төзелде, 5 ФАП һәм амбулаториягә өстәмә 4,5 млн сумлык ремонт ясалды. Өч мәдәният йорты эксплуатациягә тапшырылды. Соңгы елларда 204 күпфатирлы торак йортка капиталь ремонт ясалды.
Узган елда ишек алларын, ял урыннарын төзекләндерү буенча зур эш башкарылды. Алты спорт мәйданчыгын җиһазлауга республикадан бүлеп бирелгән тугыз миллионга якын акча тотылды. Кәкре Елга авылы халкы модуль ветеринар пунктка ия булды. Төрле программаларда катнашып 200 миллионга якын акча районның юл челтәрен ремонтлау һәм төзүгә тотылды.
Шәһәребезнең көньяк-көнчыгышында өр-яңа микрорайон үсеп килә. Бүгенге көндә анда 7 мең кеше яши. Аларның күпчелеге яшьләр. Быел монда социаль ипотека буенча төзелүче ике йортта тагын 186 гаилә өй туйлары уздырачак. 2013 елда "Тамчыкай" балалар бакчасы ачылган иде. Ә инде узган елның 1 сентябрендә 365 укучы өр-яңа, заманча мәктәпнең бусагасын атлап керде.
Соңгы елларда төзелгән, эре шәһәрләрдәгедән бер дә ким булмаган "Тәмле", "Агат", "Шифа" сәүдә үзәкләре, заманча кинотеатр белән "Восток" сәүдә-күңел ачу комплексларын азнакайлылар үз иттеләр. Биредә гаиләң, балалар белән дә рәхәтләнеп ял итү мөмкинлеге бар. Яңа микрорайонда мәчет төзелде. Юл аркылы гына чиркәү калкып килә. Гыйбадәтханәләрнең янәшәлеге күпмилләтле халыкның дуслыгын гәүдәләндерә кебек. Биредә үк республика һәм "Татнефть" ААҖ ярдәме белән 190 млн сумлык универсаль спорт комплексы, ЗАГСны да үз эченә алган күпфункцияле мәдәни үзәк, районыбызның тарихи мирасын үз эченә алган музей төзелеше колач җәйде.
9 Май иртәсендә район тарихына кереп калырлык истәлекле вакыйга булды: Бөек Җиңүнең 70 еллыгы паркы ачылды. Шәһәребезнең иң гүзәл урыннарының берсе булган бу паркны азнакайлылар күптән үз итәргә дә өлгерде инде.
Әнә шулай төзелеш эшләре хәзер дә киң колач белән бара. Быел Әсәй, Түбән Стәрле авыллары халкына - яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзеләчәк, ә май аенда тымытыклылар ветеринар пунктлы булачак. Шулай ук җиде спорт мәйданчыгы төзү, биш ФАПка, балалар поликлиникасына, дүрт гомумбелем мәктәбенә, 29 торак йортка капиталь ремонт ясау кебек эшләр башкарыла.
Авыл хуҗалыгы район икътисадының иң төп тармакларының берсе. Соңгы елларда Азнакайга икмәк даны кайтты. Игенчеләребез менә инде ике ел рәттән республикада иң зур уңышны җыеп алалар. Ит һәм сөт җитештерүдә дә терлекчеләребез республикада алдынгылар унлыгында. Актүбә бистәсендә төзелүче мега-ферма халкыбыз табынын тулыландыру һәм яңа эш урыннары булдыруда зур әһәмияткә ия. 2012 елдан башлап мөгезле эре терлекләр 5 мең башка артты. Авылны, элек-электән килгән йола-гадәтләрне саклап калуда шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары зур өлеш кертә. Район советы карары нигезендә дүрт һәм аннан да күбрәк сыер асраучы 400 гаилә бүләк - савым аппаратларына ия булды.
Ирешкән уңышларыбызда районның киләчәге өчен битараф булмаган, хезмәт сөючән халыкның фидакарьлеге, тырышлыгы ята. Азнакайлыларны һәрвакытта да ата-бабаларының йола-гадәтләре, матур традицияләренә тугры калу, яшәгән җиренә хуҗаларча караш, җаваплылык кебек сыйфатлар бизәде. Ә эше булганның, ашы да бар аның.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Икмәк, нефть џђм чишмәләр ягында