Азнакаево
  • Рус Тат
  • 16 апрель 2015 яңалыклары

    • 16 апрель 2015 - 09:37
      "Маяк" газетасына һәм «ТАТМЕДИА»нең башка басмаларына язылыгыз да, iPad отыгыз
      Газета һәм журналларга язылыгыз да, бүләк отыгыз! Төп бүләкне - iPad - акция барышында «ТАТМЕДИА» ААҖ басмаларына иң күп суммага язылган кеше отачак. Тагын 50 язылучы компания тарафыннан китаплар белән бүләкләнәчәк! Бәйгедә катнашу өчен: «ТАТМЕДИА» ААҖнең газета яки журналларына (өчтән дә ким түгел) язылыгыз. Язылуны почта бүлекләрендә яисә өйдән дә...
      460
      0
      0
    • 16 апрель 2015 - 09:12
      "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте төзелүе турында азнакайлылар фикере
      "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте төзелү уңаеннан азнакайлыларның фикерен белергә булдык. Эльвира Галиева, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының Азнакай бүлеге җитәкчсе: -Безнең оешма барлыкка килгәнгә әле бер генә ел тула. Шул вакыт эчендә милли гореф-гадәтләребезне яңарту буенча бик күп эшләр башкарырга өлгердек. Җиләк, Себерке бәйрәмнәре азнакайлылар өчен көтелмәгән яңалык булды....
      891
      0
      0
    • 16 апрель 2015 - 08:56
      Президент программаларын азнакайлылар да хуплый
      Бу атна башында Казанда барлык районнарның иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашында узган "Без Булдырабыз! Без Бергә! Мы можем! Мы вместе!" дигән форумда "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте төзелде. Моннан ике атна элек яшьләр иҗтимагый оешмалары "Президент белән бергә" иҗтимагый инициативалар үзәген төзегән иде. Аларның инициативасы әнә шулай гомумреспублика хәрәкәтенә әверелде....
      331
      0
      0
    • 16 апрель 2015 - 08:05
      Азнакайлылар беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керештеләр
      Азнакайлылар иң республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керешкәннәр иде. Һәм менә пәнҗешәмбе, 16 апрель көнне, "Чатыр тау" хуҗалыгында игенкәйләрнең тәгәрәп уңуын теләп, күпереп җитешкән җир куенына беренче орлыкларны салдылар. Язгы чәчү эшләрен борынгы бабаларыбызның йола-гадәтләренә тугры калып, изге теләкләр теләп, дога сүзләре белән башлап җибәрделәр. - Игеннәрнең тиз арада...
      551
      0
      0
    • 16 апрель 2015 - 07:43
      Бүген Азнакай мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге базасында укытучылар өчен күчмә һөнәри тестлаштыру уздырыла.
      Бүген мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге базасында укытучылар өчен күчмә һөнәри тестлаштыру уздырыла. Анда республиканың 7 районыннан үз квалификациясен тиешле категориягә яраклы икәнен билгеләргә теләгән 214 педагог катнаша. Аудиторияләрдә видиокүзәтү камералары урнаштырылган.
      700
      0
      0
    • 16 апрель 2015 - 07:15
      Азнакайга Сингапур компаниясе вәкиле мистер Пракаш лицейга визит ясады
      Өченче ел инде республикада Сингапур компаниясе Educare белән берлектә белем бирүнең сыйфатын камилләштерү буенча программа тормышка ашырыла. Бу проектта безнең район мәктәпләре дә катнаша. Ә 2013 елда 4 нче лицей өстенлекле мәктәп исемен алды. Биредә креатив фикерләү программасы буенча укыталар. Дүшәмбе көнне Сингапур компаниясе вәкиле мистер Пракаш лицейга визит белән...
      473
      0
      0
    • 16 апрель 2015 - 06:29
      Азнакайда ОСАГО бәяләре арта
      12 апрельдән автомобиль хуҗаларының автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) буенча тарифлар арта. Бу 1 апрельдән зыян күрүчеләрнең сәламәтлеге һәм тормышына иминият түләүләренең күләме 160мең сумнан 500мең сумга кадәр артуы белән бәйле. Шулай ук зыян күрүченең сәламәтлеген кайтаруга киткән чыгымнарны каплауның яңа тәртибе, автомобиль, запас частьләрнең бәясе арту да игътибарга алына....
      439
      0
      0
    • 16 апрель 2015 - 06:13
      Азнакай территориясендә янгынга каршы аеруча режим кертелде
      ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә 23 апрельдән Республика территориясендә янгынга каршы аеруча режим кертелде. Мәгълүм булганча, язгы- җәйге чорда янгын чыгу куркынычы аеруча арта. Ихата, йорт тирәләрендә, бакчаларда җыештыру һәм чүп-чар ягу да моңа сәбәп булып килә. Битараф хуҗаларның йорт, төзелешләр янында чүп-чар ягып, аны сүндермичә калдыру очраклары да күп....
      717
      0
      0
    • 16 апрель 2015 - 05:34
      Әллә каян күренеп тора, десантта хезмәт иткән
      Аның җиңел, какча, әмма ныклылыгы сизелеп торган гәүдәсеннән үк яшь чагында бигрәк тә гаярь, көчле булгандыр, дигән фикер туа. 1922 елда Уразай авылында туган, шунда 5 сыйныф тәмамлаган егет, сүз дә юк, малай чактан ук ихатада ярдәм иткән, үзе кебек үсмерләр белән колхоз эшенә дә йөргән, шуңа да нык бәдәнле...
      473
      0
      0
    Реклама