Азнакаево
  • Рус Тат
  • 3 март 2015 яңалыклары

    • 3 март 2015 - 12:30
      Азнакайда күпләп газета-журналларга язылучыларны бүләкләделәр
      "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте агымдагы елның беренче яртыеллыгына күпләп газета-журналларга язылучылар өчен "Подписка өчен iPad!" акциясен игълан иткән иде. Шушы көнндәрдә бәйгегә йомгак ясалды. Бүләкләргә лаек булучылар арасында Җиңү бистәсеннән Миләүшә Шәйхулова, Туйкәдән Илдус Гыйләҗев, Азнакайдан Гөлчәчәк Садретдинова, Үчәлледән Әминә Гарифуллина да бар. Бәйге һәм аның җиңүчеләре хакында газетабызның киләсе санында...
      326
      0
      0
    • 3 март 2015 - 12:07
      Иртәгә Азнакайда “Маяк” газетасы «Әбүнәче көне» уздыра
      4 март көннәрендә "Маяк" газетасы Азнакай почтамты бинасында (Пушкин урамы, 6 нчы йорт) «Әбүнәче көне» уздыра. Бу көнне район газетасына язылган һәр кеше бүләккә ия булачак. Бөтенроссия матбугатка язылу ункөнлеге кысаларында 26 февральдән 7 мартка кадәр газетага язылучыларга почта хезмәтләренә 10 процент ташлама да каралган. 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен...
      1013
      0
      0
    • 3 март 2015 - 10:33
      Азнакай муниципаль районының ел йомгаклау утырышы узды
      3 мартта Азнакай район һәм шәһәр Советларының 2014 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар буенча утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары - "Татнефть" ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек...
      880
      0
      0
    • 3 март 2015 - 09:50
      “Маяк” ка 1 апрельдән язылу бәясе артачак
      Хөрмәтле укучыларыбыз, әлеге вакытта район газетасына алдан язылу чоры баруын исегезгә төшерәбез. 7 мартка кадәр, Бөтенроссия матбугатка язылу ункөнлеге кысаларында, "Маяк" газетасына язылучыларга 10 процент ташлама да каралган. 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен "Маяк"ка арзанрак бәягә - 448 сум 32 тиенгә язылып калырга ашыгыгыз. 1 апрельдән басма матбугат чараларына язылу...
      838
      0
      0
    • 3 март 2015 - 08:41
      Татарстан Президенты белән очрашуга 5 мартта Азнакай районыннан 8 хатын-кыз бара
      Татарстан Президенты белән очрашуга 5 мартта районыбыздан 8 хатын-кыз - "Ел хатын-кызы" бәйгесенең зона турында җиңүчеләр, хезмәте белән абруй казанучылар бара.
      1122
      0
      0
    • 3 март 2015 - 08:27
      Азнакайда универсаль спорт комплексы төзелә башлады
      Шәһәребездә төзелеш эшләре тынып тормый. Аеруча көнчыгыш микрорайон яңара, мөһим социаль объектлар белән байый бара. Биредә республика һәм "Татнефть" ярдәме белән 200 млн сумлык универсаль спорт комплексы төзелә башлады. Шулай ук федераль программа буенча күп функцияле мәдәни үзәк төзелеше дә колач җәйде. Аның 50 млн сумын район Бөтенроссия конкурсында җиңеп...
      1168
      0
      0
    • 3 март 2015 - 08:00
      Туган тел балачактан сеңә
      Туган тел - ул ана сөте белән керә, каныңа сеңә, җаныңны миһербанлы, шәфкатьле итә. Туган тел ул - безнең балачагыбыз, гаиләбезнең аралашу теле. Февраль аенда Азнакай район балалар китапханәсенә «Салават күпере» һәм «Светлячок» бакчасы сабыйлары килделәр. Анда туган тел көненә багашланган «Халкым теле - халык теле» дигән әдәби-музыкаль сәгать узды....
      1237
      0
      0
    • 3 март 2015 - 06:26
      Игелек бар ул дөньяда
      Язмыш көтмәгәндә, уйламаганда төрле сынауларын алга китереп сала. "Сынмасмы, сыгылмасмы?" дип сыный ул. 48 яшендә "Нефтемаш" заводының иң алдынгы балта остасы, бер генә мәртәбә дә чирләп карамаган Рим Галиев кинәт авырый башлый. Төптән балта белән чабылган агач кебек, бер аягын кисеп алырга туры килә. Чыдасаң чыда гына... Аягын югалтмау, сәламәтләнү...
      680
      0
      0
    • 3 март 2015 - 05:10
      Азнакай районы Актүбә бистәсе җирлегенең исәп-хисап җыелышы узды
      Актүбә бистәсе җирлегенең исәп-хисап җыелышы Гагарин исемендәге мәдәният йортында узды. Гадәттәгечә, районның барлык мөһим хезмәтләре тарафыннан алдан халыкны кабул итү оештырылды. Шуңа күрә җыелыш башланганчы, актүбәлеләр үзләрен борчыган һәм кызыксындырган сорауларга җавап алып өлгерде. Җыелышта Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Ул бистә үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырды....
      925
      0
      0
    Реклама