Азнакаево
  • Рус Тат
  • 2 декабрь 2014 яңалыклары

    • 2 декабрь 2014 - 13:12
      «Маяк»ка арзан бәядән язылырга ашыгыгыз
      11 декабрь көнне 9дан 15 сәгатькә кадәр "Маяк" газетасы Азнакай почтамты бинасында (Пушкин ур., 6 нчы йорт) "Әбүнәче көне" уздыра. Бу көнне "Маяк"ка язылган һәр кеше бүләккә ия булачак. Билгеле булганча, 2015 елның 1 нче яртыеллыгына "Маяк" газетасына язылу дәвам итә. Бөтенроссия язылу ункөнлеге кысаларында 5 декабрьдән 15енә кадәр газетага...
      327
      0
      0
    • 2 декабрь 2014 - 12:48
      Азнакай командасы финал уеннарына әзерләнә
      Күптән түгел Баулы шәһәрендә республика муниципаль хезмәткәрләренең өченче зона спартакиадасында Азнакай командасының өченче урын яулап Казанда узачак финал уеннарында катнашу хокукын алганлыгы хакында язган идек. 5-6 декабрь көнне Спартакиаданың финалы уза. Ярышларда 20 муниципаль хезмәткәрдән торган Азнакай районы командасы ике көн буена спортның өч төре - мини футбол, волейбол, шахмат...
      258
      0
      0
    • 2 декабрь 2014 - 12:02
      Төлкеләр Азнакай урамнарында еш күренә башлады
      Соңгы вакытта төлкеләр шәһәр урамнарында да еш күренә башлады. Чакырылмаган кунакларның бу кыланмышын белгечләр аларның җирлегебезгә күрше-тирә төбәкләр, районнардан да күпләп керүе белән аңлата. Күрәсең, территория "бүлешү"дән туган тамак "кайгысы" аларны чүплекләргә, кош-корт асралган ябылусыз шәхси ихаталарга китертә. Берничә төлке оясы ташландык бакча ширкәтләрендә дә табылган. Ветеринария хезмәтеннән алынган мәгълүматларга...
      297
      0
      0
    • 2 декабрь 2014 - 11:00
      Чит ил паспорты алырга теләүче азнакайлылар саны елдан-ел арта
      Чит ил паспорты алырга теләүче азнакайлылар саны елдан-ел арта. Быелның 10 аенда гына да УФМСның Азнакай бүлекчәсенә шундый гариза белән 3659 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу узган елгы чордан 25,2 процентка күбрәк. Бүлекчәдә кул эзләре дә төшереләчәк яңа төр паспорт әзерләү өчен заманча җиһаз урнаштыру да планлаштырыла. Паспорт-теркәлү кагыйдәләрен бозган өчен...
      292
      0
      0
    • 2 декабрь 2014 - 10:50
      Азнакайның балалар иҗат үзәге каршына төп чыршы куелды
      Яңа ел җитә, җәмәгать. Шәһәребез дә ел бәйрәменә әзерләнеп, көннән-көн көязләнә бара. Балалар иҗат үзәге каршында төп чыршыларның берсе кукыраеп басты инде. Ул үзе белән безгә Яңа ел шаукымы, бәйрәм дәрте өстәде. Быел төп чыршылар саны артып, алар 7гә үк җитәчәк. Боздан төрле сыннар ясауга иҗат мөмкинлекләре зурдан бирелә, монда...
      301
      0
      0
    • 2 декабрь 2014 - 10:30
      Азнакай районы Сукаеш авыл биләмәсендә суга тилмермиләр
      Һәр авыл үзенчә матур. Сукаеш авыл биләмәсенә кергән авыллар да табигатьнең хозур бишегендә урнашкан. Бу төбәкнең эшчән, тырыш, киң күңелле халкы турында инде сөйләп тә торасы юк. Газетабыз битләрендә яктыртылып килгән рубриканы дәвам итеп, бу юлы сүзне шушы җирлек башлыгы Зөлфия Закировага бирәбез. -Авыл халкын су белән тәэмин итү һәр...
      756
      0
      0
    • 2 декабрь 2014 - 05:34
      Азнакайлыларның җиңү рухы көчле
      Казанның "Олимп" стадионында 25-27 ноябрьдә узган физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар Спартакиадасында азнакайлылар икенче урынны яулады. Ике көн буе барган ярышта республиканың 22 районыннан спортчылар көч сынашты. Азнакай данын Фәнис Галиев, Светлана Яруллина, Илнур Нәгыймов, Гөлнара Хәбибуллина (җиңел атлетика), Илнур Шакиров (өстәл теннисы), Валерий Симонов, Регина Стрих, Илүзә Корбанова (йөзү) яклады....
      274
      0
      0
    • 2 декабрь 2014 - 05:19
      Хәбәрсез югалган кеше хакында гариза бирү өчен 3 тәүлек көтәргә кирәкми
      Быел 10 айда ТР буенча ЭЭМна хәбәрсез югалганнар хакында 3110 гариза килеп ирешкән. Әлеге гаризалар буенча 344 эзләү эшләре ачылган, калган югалучыларны 10 тәүлек эчендә кайда булулары ачыкланган. Хәзерге вакытта хәбәрсез югалганнар исемлегендә 67 кеше бар. Хокук саклау органнары вәкилләре криминал белән бәйле рәвештә кешеләр югалу очракларына аеруча да зур...
      300
      0
      0
    Реклама