Азнакаево
  • Рус Тат
  • 19 май 2014 яңалыклары

    • 19 май 2014 - 12:47
      Азнакайның «Огоньки» коллективы Халыкара яшь башкаручылар фестиваль-бәйгесенең лауреты булды
      Яр Чаллыда "Чаллы дусларын җыя" исемеле VIII Халыкара яшь башкаручылар фестиваль-бәйгесе узды. "Хореография" номинациясендә Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең «Огоньки» хореография коллективы да катнашты (җитәкчесе - Лилия Галимова). "Чаллы дусларын җыя" бәйгесе юкка гына алай дип аталмаган. Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән балалар ихластан дуслашып кына калмалды, тәҗрибә белән дә уртаклашты. «Огоньки»...
      293
      0
      0
    • 19 май 2014 - 12:07
      Азнакай халкының сорауларына район Советы депутаты җавап бирәчәк
      22 майда 16.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) Азнакай район Советы депутаты, «Татбуртранс» ҖЧҖнең Азнакай филиалы җитәкчесе Хисаметдинов Ривал Әфгат улы халыкны кабул итә. Алдан 7-01-92 телефоны аша язылырга мөмкин.
      280
      0
      0
    • 19 май 2014 - 11:28
      Соңгы елларда Азнакайда демографик хәл яхшырган
      Тормыш - ормыш, дигәннәр, аның сикәлтәле, бормалы, сынау тулы юлларын үткәндә яныңда ышанычлы таянычың, пар канатың, фикердәшең булу кирәк. Шушы учак җылысына сыенып, аннан көч, дәрт алып яшәгәндә генә без матур уңышлар яулый, куйган максатларга ирешә алабыз. Әлбәттә, йорт тулы бала-чага тавышы яңгырап торганда яшәешебез тагын да мәгънәлерәк, гаилә бәхете...
      527
      0
      0
    • 19 май 2014 - 09:57
      Азнакайда узган “Музейлар төненә” Бакалыдан да кунаклар килде
      15 майда Балалар иҗат үзәгендә "Музейда төн" проекты кысаларында смотр-бәйге узды. Залда мәктәпләр музейлары экспонатлары урын алды. Экспозиция ерак гасырларга сәяхәт белән башланды. Гасырлар бер-берен алыштыра барып, бүгенге көнгә ялганды. Мәктәпләр әзерләгән тамашаларның һәркайсы мавыктыргыч иде. Безнең төбәкнең табигатенә дә зур урын бирелгән. Урсайдан Мәүҗит Сабиров чабата да үреп күрсәтте....
      296
      0
      0
    • 19 май 2014 - 09:50
      Махсус комиссия Азнакай чишмәләренең торышын тикшерде
      Чишмәләр элек-электән кешелекнең яшәү чыганагы булган, Ходай тарафыннан иңдерелгән изге байлыкларның берсе булып, кадерләп сакланган. Җирлегебездә дә гомер-гомергә чишмәләргә аерым караш яшәп килә, алар һәрдаим барланып торыла. Район җитәкчелеге Азнакай территориясендәге чишмәләрне яшәтү, тәрбияләп торуны төп бурычыбыз итеп куеп, аларны аерым коллективларга беркетте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары...
      278
      0
      0
    • 19 май 2014 - 08:00
      Артык эссе көннәр Азнакай игенчеләре алдына өстәмә таләпләр куйды
      Көзнең мулдан яуган бәрәкәтле яңгыры, кышын басуларны каплаган кар катламы көзге-язгы культураларның гөрләп үсеп, тамырларының ныгып китүе өчен кирәкле бөтен алшартларны тудырган шикелле иде. Әмма майның коры килүе, аңа нормадан тыш эсселекнең өстәлүе район игенчеләре алдына өстәмә таләпләр куйды... 2014 елның язгы кыр эшләренә йомгак ясау буенча район агрохуҗалыклары җитәкчеләре,...
      295
      0
      0
    • 19 май 2014 - 07:56
      Кулланучылар җәмгыятенең республика семинары Азнакайда узды
      Республика "Татпотребсоюз" идарәсе үзенең хәзерләүләр буенча агымдагы дүрт айда алып барган эшчәнлегенә йомгакны бу юлы Азнакай җирендә ясады. Семинар-киңәшмәгә барлык районнарының кулланучылар җәмгыяте рәисләре, җитештерү конторалары җитәкчеләре, баш белгечләр килгән иде. "Татпотребсоюз" идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов җитәкчелегендәге делегация үзенең эшен Азнакай райпосының җитештерүчән эшләүче подразделениеләренең берсе булган хәзерләүләр конторасындагы матди-техник...
      367
      0
      0
    • 19 май 2014 - 02:14
      Азнакайда тантаналы төстә “Призывник көне” узды
      Россия Хәрби Көчләренә язгы-җәйге чакырылыш башлану уңаеннан, 14 майда "Парус" спорт-туристлык базасында тантаналы төстә "Призывник көне" уздырылды. ФОТОРЕПОРТАЖ Армиягә алынучы яшьләрне муниципаль район җитәкчелеге, хәрби комиссариат, предприятие-учреждение, дини оешма, ветераннар советы вәкилләре тәбрик итте, аларга үзләренең үгет-нәсихәтләрен, хәер-фатихаларын бирделәр. Соңыннан спортның хәрби хезмәт үтү вакытында иң кирәкле 10 төре буенча...
      242
      0
      0
    Реклама