Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кулланучылар җәмгыятенең республика семинары Азнакайда узды

Республика "Татпотребсоюз" идарәсе үзенең хәзерләүләр буенча агымдагы дүрт айда алып барган эшчәнлегенә йомгакны бу юлы Азнакай җирендә ясады. Семинар-киңәшмәгә барлык районнарының кулланучылар җәмгыяте рәисләре, җитештерү конторалары җитәкчеләре, баш белгечләр килгән иде. "Татпотребсоюз" идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов җитәкчелегендәге делегация үзенең эшен Азнакай райпосының җитештерүчән эшләүче подразделениеләренең берсе булган хәзерләүләр конторасындагы матди-техник...

Республика "Татпотребсоюз" идарәсе үзенең хәзерләүләр буенча агымдагы дүрт айда алып барган эшчәнлегенә йомгакны бу юлы Азнакай җирендә ясады.

Семинар-киңәшмәгә барлык районнарының кулланучылар җәмгыяте рәисләре, җитештерү конторалары җитәкчеләре, баш белгечләр килгән иде. "Татпотребсоюз" идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов җитәкчелегендәге делегация үзенең эшен Азнакай райпосының җитештерүчән эшләүче подразделениеләренең берсе булган хәзерләүләр конторасындагы матди-техник базаны караудан башлады.

Кунакларны район кулланучылар җәмгыяте советы рәисе Мансур Хәйретдинов озата йөрде, соңгы таләпләргә туры китереп яңартылган мал чалу пункты, тире, йон, дару үләннәре, икенчел чимал складлары, контораның җитештерү мөмкинлекләре белән таныштырды. Биредәге өр-яңа терлек ташу автомобиле, "Газель" машинасы базасында башкарылган заманча автолавка да күпләрнең күңеленә хуш килде.

Киңәшмә делегатлары райпо кибетендә, азык-төлек комбинатының җитештерү цехларында булдылар. Соңгысында биредә хәзерләнгән ит ризыкларыннан авыз иттеләр. Юл уңаеннан "Мәктәп туклану комбинаты" муниципаль унитар предприятиенең "Азкакай сөте" филиалы эшчәнлеге, биредә җитештерелгән сөт продуктлары белән дә таныштылар.

Семинарның теория өлеше Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның әлеге мөһим чараны безнең шәһәрдә уздырулары һәм район кулланучылар җәмгыяте, аерым алганда хәзерләүләр конторасының эшчәнлеген уңай бәяләүләре өчен "Татпотребсоюз" идарәсе җитәкчелегенә рәхмәт белдерүе белән башланып китте.

Киңәшмәдә республика идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов һәм аның урынбасарлары, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Министрлар Кабинеты каршындагы баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никитин чыгыш ясады.

Наил АБДУЛЛИН, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кулланучылар җәмгыятенең республика семинары Азнакайда узды