Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Махсус комиссия Азнакай чишмәләренең торышын тикшерде

Чишмәләр элек-электән кешелекнең яшәү чыганагы булган, Ходай тарафыннан иңдерелгән изге байлыкларның берсе булып, кадерләп сакланган. Җирлегебездә дә гомер-гомергә чишмәләргә аерым караш яшәп килә, алар һәрдаим барланып торыла. Район җитәкчелеге Азнакай территориясендәге чишмәләрне яшәтү, тәрбияләп торуны төп бурычыбыз итеп куеп, аларны аерым коллективларга беркетте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары...

Чишмәләр элек-электән кешелекнең яшәү чыганагы булган, Ходай тарафыннан иңдерелгән изге байлыкларның берсе булып, кадерләп сакланган. Җирлегебездә дә гомер-гомергә чишмәләргә аерым караш яшәп килә, алар һәрдаим барланып торыла.

Район җитәкчелеге Азнакай территориясендәге чишмәләрне яшәтү, тәрбияләп торуны төп бурычыбыз итеп куеп, аларны аерым коллективларга беркетте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнанов җитәкчелегендәге махсус комиссия чишмәләрнең торышын тикшереп, рейдларны әледән-әле оештырып тора.

Күптән түгел уздырылган чираттагы рейдта уңай яклар да, тискәре күренешләр дә ачылып, аларны төзәтү буенча күрсәтмәләр бирелде.

Чишмәләрнең күбесенә язга чыгу белән өмәләр оештырылып, аларның тирә-юне чүп-чардан чистартылган. Әйтик, Мәнәвездәге "Нури" ("Инженерлык челтәре" җәмгыяте), Урманай авылындагы "Урманай", "Әкият" (мәктәп көче белән), Беренче Май бистәсендә "Пар каен" (мәдәният хезмәткәрләре һәм яшьләр), Мәлбагыштагы "Каенкай" (нефтьчеләр), "Был-был" (ЛУТР) "Ташлык" ("Татинтек-Татавтоматизация"), "Хәтер" (үзәк сырхауханә), Балтачтагы "Әкрен Тау" (Илгиз Хәбипов), Әгерҗе авылындагы 4 чишмә (алар "Татаиснефть", "Азнакай" НПСы, "Полигон ТБО", "Землеотвод" коллективларына беркетелгән) әллә каян балкып, чисталыгы белән күзгә ташланып, "көлеп тора". Дөрес, араларында инде таушала башлаганнары, капиталь ремонт соралганнары да бар.

Актүбә бистәсендә чишмәләр игътибар үзәгендә. Бистә башкарма комитеты каршында төзелгән комиссия иртә яздан аларның барсын да (биләмә җирлегендә 5 чишмә) йөреп чыгып, кайсына нинди төзекләндерү эшләре кирәк, барлаган һәм чишмәләрнең торышы өчен җаваплы оешмалар белән бу хакта җитди сөйләшү булган.

Нәтиҗәдә, алар барсы да өмәләр үткәрелеп чистартылган, тәртипкә китерелгән. Монда мәктәп укучыларының зур өлеш кертүен әйтергә кирәк. Әмма кайберләрендә күперчекләрне, диварларын яңартасы, буйыйсы бар.

Благодатный, Владимировка, Павловка, Микулино, Йолдыз, Сәпәй, Мачаклыбаш, Буралы авыллары янәшәсендәге "Актүбә СМУ", "Союз-Агро", "Сетевая компания", "Геотех", "Таттрансконтур", "Энергосервис" "КСТ-2000", райпо, "СМУ-37" коллективларына беркетелгән чишмәләр игътибар-кайгырту сорый. Күпләрендә пычраклык, тәртипсезлек хөкем сөрә, ныклап торып ремонтлау, яңарту кирәк.

Әйе, аларга мөнәсәбәтебез нинди - чишмәләр дә шундый. Яшәү чыганагы булган, күңелләргә дәрт-дәрман өстәгән чишмәләребез безгә рәнҗеп ятарлык булмасын, җырлый-җырлый челтерәп аксын иде шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Махсус комиссия Азнакай чишмәләренең торышын тикшерде