Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Соңгы елларда Азнакайда демографик хәл яхшырган

Тормыш - ормыш, дигәннәр, аның сикәлтәле, бормалы, сынау тулы юлларын үткәндә яныңда ышанычлы таянычың, пар канатың, фикердәшең булу кирәк. Шушы учак җылысына сыенып, аннан көч, дәрт алып яшәгәндә генә без матур уңышлар яулый, куйган максатларга ирешә алабыз. Әлбәттә, йорт тулы бала-чага тавышы яңгырап торганда яшәешебез тагын да мәгънәлерәк, гаилә бәхете...

Тормыш - ормыш, дигәннәр, аның сикәлтәле, бормалы, сынау тулы юлларын үткәндә яныңда ышанычлы таянычың, пар канатың, фикердәшең булу кирәк. Шушы учак җылысына сыенып, аннан көч, дәрт алып яшәгәндә генә без матур уңышлар яулый, куйган максатларга ирешә алабыз.

Әлбәттә, йорт тулы бала-чага тавышы яңгырап торганда яшәешебез тагын да мәгънәлерәк, гаилә бәхете күпкә татлырак була. Гаилә көне уңаеннан районның ЗАГС бүлегендә оештырылган кичәдә менә шулар барсы да чагылыш алды.

Язның ак чәчәкләргә күмелгән мәлендә үткән бу бәйрәм ак күлмәкле яшьләр вальсы белән башланып, күңелләргә дә аклык, сафлык өстәде.

- Соңгы елларда гаиләләрнең статусы арту, демографик хәлнең яхшыруы куанычлы күренеш, - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Гаилә - җәмгыятьнең нигезен генә түгел, ә язмышын да билгели, дияр идем. Илнең ныклыгы турыдан-туры аларның ныклыгына бәйле.

Сәхнәгә бер-бер артлы яңа гына гаилә корган яшь парлар, бәби көтүче әниләр, әле генә дөньяга аваз салган сабыйлары белән әни-әтиләр күтәрелә. Кичә кунакларына иң изге теләк-котлаулар ирештерелде, тантаналы шартларда ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Кулларына тәүге паспортын алып, үзен илнең тулы хокуклы гражданы итеп тойган 16 егет-кыз белән бергә зал да дулкынлану кичерде.

ЗАГС хезмәткәрләренең эчкерсез сөйләшү, гаиләләр аралашуы рәвешендә оештырган бу бәйрәмендә хис-тойгыларны йөгәнләү мөмкин түгел иде.

- Ирем белән ун ел тату, матур гомер кичереп тә, бала туу бәхетен менә быел апрельдә генә тату насыйп булды. - дип сөйләде Эльвира. -Моннан да зур куаныч юк! Барлык өйләрнең дә сабыйлар тавышыннан шау-гөр килеп, бу бәхетнең һәркем ишегеннән атлап керүен телим!

- 3 апрельдә улыбыз туды. Кызыбыз Эльзага 8 яшь. Сабыйларыбызны тигезлектә, бәрәкәтле тормышта үстерергә язсын, Ходайга рәхмәтлебез! - дип шатлыкларын уртаклашты Әлмиевләр гаиләсе дә.

Чәчәк бәйләмнәренә, җыр-биюләргә, кызыклы бәйгеләргә уралган бәйрәм кичкырын Яшьләр паркында дәвам итте. Биредә гаиләләр белән истәлек агачлары утыртылды, концерт-тамашалар дәвам итте.

Бер-берләренә шат елмаеп, култыклашып атлаган парлар нинди соклангыч. Җырда җырланганча: "Син бит минем бер генәм!" - дип барыбызга да мәхәббәт учагында назланып, гаилә җылысында көч, дәрт алып, тигезлектә яшәргә язсын.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Соңгы елларда Азнакайда демографик хәл яхшырган