Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның «Огоньки» коллективы Халыкара яшь башкаручылар фестиваль-бәйгесенең лауреты булды

Яр Чаллыда "Чаллы дусларын җыя" исемеле VIII Халыкара яшь башкаручылар фестиваль-бәйгесе узды. "Хореография" номинациясендә Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең «Огоньки» хореография коллективы да катнашты (җитәкчесе - Лилия Галимова). "Чаллы дусларын җыя" бәйгесе юкка гына алай дип аталмаган. Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән балалар ихластан дуслашып кына калмалды, тәҗрибә белән дә уртаклашты. «Огоньки»...

Яр Чаллыда "Чаллы дусларын җыя" исемеле VIII Халыкара яшь башкаручылар фестиваль-бәйгесе узды. "Хореография" номинациясендә Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең «Огоньки» хореография коллективы да катнашты (җитәкчесе - Лилия Галимова).

"Чаллы дусларын җыя" бәйгесе юкка гына алай дип аталмаган. Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән балалар ихластан дуслашып кына калмалды, тәҗрибә белән дә уртаклашты.

«Огоньки» коллективы "Чаллы дусларын җыя" бәйгесендә ике бию башкарды. Азнакайга алар «Эстрада биюе» номинациясендә I дәрәҗә Лауреат дипломын, кубок һәм истәлекле бүләкләр алып кайттылар.

«Огоньки» коллективы җитәкчесе Лилия Ринатовна "Чаллы дусларын җыя" исемеле VIII Халыкара яшь башкаручылар фестиваль-бәйгесенең "Хореография" номинациясендә лауреатлар әзерләүдә югары профессионализмы өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Ф.Сәлимгәрәев,

Азнакай балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның «Огоньки» коллективы Халыкара яшь башкаручылар фестивальбәйгесенең лауреты булды