Азнакаево
  • Рус Тат
  • 28 ноябрь 2013 яңалыклары

    • 28 ноябрь 2013 - 06:37
      Азнакайда судья ярдәмчесе Раушания Гатауллина Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаметының “Тырышлык өчен” икенче дәрәҗә отличие билгесенә лаек булды
      Һөнәри бәйрәм алдыннан суд коллективы судья ярдәмчесе Гатауллина Раушания Факил кызының суд системасы үсешенә керткән зур өлеше һәм инициатива күрсәтүе өчен Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаметының "Тырышлык өчен" икенче дәрәҗә отличие билгесенә лаек булуы турында шатлыклы хәбәр алды. Һичшиксез, әлеге зур бүләкнең нигезендә күп еллык тырыш хезмәт ята....
      433
      0
      0
    • 28 ноябрь 2013 - 06:23
      Азнакай балалар китапханәсендә 1 нче сыйныфлар өчен ачык ишекләр атналыгы узды
      Һәркемгә мәгълүм, яңа технологияләр көндәлек тормыштан китапны кысрыклап чыгара бара. Укучыларда китапка мәхәббәтне ничек саклап калырга? Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре бу юнәлештә төрле алымнар куллана. Күптән түгел биредә шәһәрнең барлык 1 нче сыйныфлар өчен ачык ишекләр атналыгы узды. Безнең лицей укучылары да биредә кунак булды. Фойедан ук безне китапханәчеләр һәм...
      423
      0
      0
    • 28 ноябрь 2013 - 06:15
      Көзен рәссам–студентлар Азнакай районы Әгерҗе авылында яшәп иҗат иттеләр
      Лениногорск музыка-сәнгать педагогия көллияте студентлары ел саен этюдлар һәм зарисовкалар ясар өчен (пленэр) матур урыннарга чыгалар. Көллият һәм Фәрит Галимовның "Алтын кул" музей-мастерское белән килешү нигезендә быел көзен 3 нче курс студентлары Азнакай районы Әгерҗе авылында яшәп иҗат иттеләр. Фәрит Галимов үзенчә гидыбыз да булды. Ул 1985 елны безнең көллиятне...
      255
      0
      0
    • 28 ноябрь 2013 - 06:03
      Азнакайда балаларны музыка ярдәмендәтабигатьне яратырга һәм сакларга өйрәтәләр
      Мин, музыка җитәкчесе буларак, табигатькә һәм барлык тереклек дөньясына мәхәббәтне көйләр, биюләр аша җиткерергә тырышам. «Песи», «Безгә эт килгән», «Кошчык», «Куян-куянкай» кебек җырлар кечкенә балаларны җәнлекләрне танып белергә, яратырга өйрәтә. Өлкәнрәк төркемнәрдә исә П.Чайковскийның «Ел фасыллары» музыкасын тыңлыйбыз. Биюләрдә балалар күбәләк, бал корты, көзге яфракларга, кар бөрткеләренә «әверелеп», якты рухи...
      360
      0
      0
    • 28 ноябрь 2013 - 05:54
      Азнакай янгын сакчылары балалар белән очрашты
      Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге һәм "ВДПО" янгын оешмасы хезмәткәрләре 9 нчы "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән "Шырпы уенчык түгел" дип аталган профилактик дәрес үткәрде. Балалар янгынга каршы тема буенча мультфильмны кызыксынып карадылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Нәниләр бик актив булды, чөнки тәрбиячеләр Лилия Гарипова һәм Эльвира Зиганшина...
      223
      0
      0
    • 28 ноябрь 2013 - 05:45
      Азнакай «Йолдызчык балалар бакчасының “Үзенчәлекле бала” төркемендә паралимпиада чемпионнары тәрбияләнә
      Безнең 6 нчы «Йолдызчык балалар бакчасында сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен "Үзенчәлекле бала" төркеме бар. Табигатьләре буенча бу балалар - оялчан, үз эчләренә бикләнүчән, кәефләре китүчән, еш авыручан, кайберләре мөстәкыйль рәвештә йөри алмый. Бу төркемдә төрле белгечләр: тәрбиячеләр, психолог, логопед, җыр һәм физкультура укытучылары, шәфкәть туташы - бердәм эшли. Тәрбия процессында...
      252
      0
      0
    • 28 ноябрь 2013 - 05:22
      Марат Гарифуллин Азнакай балаларына заманча уен мәйданчыгы бүләк итте
      "Тормыш изге гамәлләр кылыр өчен бирелгән", - ди балаларга уен мәйданчыгы бүләк итүче Марат Гарифуллин. Әниләр көне алдыннан "28 квартал" торак милекчеләре ширкәтенә караган Шәйхетдинов урамы, 17 нче йорт алдында шатлыклы вакыйга булды: балалар өчен төзелгән заманча уен мәйданчыгы ачылды. Әлеге мәйданчык шәһәрдәшебез Марат Гарифуллин тырышлыгы белән булдырылган. Тантанада район...
      248
      0
      0
    • 28 ноябрь 2013 - 05:19
      Азнакай эшмәкәрләре 43 миллион сумнан артык акча җәлеп иттеләр
      Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатында күп төрле программалар эшләп килә. Азнакайлылар мондый уңайлыклардан файдаланамы? Гомумән, бу өлкәдә эш ничегрәк оештырылган? Әнә шундый сораулар белән без район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангировка мөрәҗәгать иттек. - Агымдагы елда Азнакай муниципаль районы эшмәкәрләре, крестьян-фермерлык һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар Россия Федерациясе...
      271
      0
      0
    Реклама