Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай балалар китапханәсендә 1 нче сыйныфлар өчен ачык ишекләр атналыгы узды

Һәркемгә мәгълүм, яңа технологияләр көндәлек тормыштан китапны кысрыклап чыгара бара. Укучыларда китапка мәхәббәтне ничек саклап калырга? Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре бу юнәлештә төрле алымнар куллана. Күптән түгел биредә шәһәрнең барлык 1 нче сыйныфлар өчен ачык ишекләр атналыгы узды. Безнең лицей укучылары да биредә кунак булды. Фойедан ук безне китапханәчеләр һәм...

Һәркемгә мәгълүм, яңа технологияләр көндәлек тормыштан китапны кысрыклап чыгара бара. Укучыларда китапка мәхәббәтне ничек саклап калырга? Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре бу юнәлештә төрле алымнар куллана.


Күптән түгел биредә шәһәрнең барлык 1 нче сыйныфлар өчен ачык ишекләр атналыгы узды. Безнең лицей укучылары да биредә кунак булды. Фойедан ук безне китапханәчеләр һәм әкият герое - тылсымлы Фея каршы алды.

Ә Убыр исә очрашуыбызга комачауламак булды. Уеннар, биюләр, викториналар һәркемдә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Укучылар китапханә заллары буйлап экскурсия кылды, бик күп файдалы мәгълүмат алды, мини-музей экспонатлары белән танышты. Китапханә каршында оешкан "Улыбка" курчак театрының яшь артистлары исә бүгенге көнүзәк темага багышлап, "Табигатьне саклагыз!" дигән тамаша күрсәтте.


Әлфия Рәхимҗанова,

башлангыч сыныйф укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай балалар китапханәсендә 1 нче сыйныфлар өчен ачык ишекләр атналыгы узды