Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көзен рәссам–студентлар Азнакай районы Әгерҗе авылында яшәп иҗат иттеләр

Лениногорск музыка-сәнгать педагогия көллияте студентлары ел саен этюдлар һәм зарисовкалар ясар өчен (пленэр) матур урыннарга чыгалар. Көллият һәм Фәрит Галимовның "Алтын кул" музей-мастерское белән килешү нигезендә быел көзен 3 нче курс студентлары Азнакай районы Әгерҗе авылында яшәп иҗат иттеләр. Фәрит Галимов үзенчә гидыбыз да булды. Ул 1985 елны безнең көллиятне...

Лениногорск музыка-сәнгать педагогия көллияте студентлары ел саен этюдлар һәм зарисовкалар ясар өчен (пленэр) матур урыннарга чыгалар. Көллият һәм Фәрит Галимовның "Алтын кул" музей-мастерское белән килешү нигезендә быел көзен 3 нче курс студентлары Азнакай районы Әгерҗе авылында яшәп иҗат иттеләр.


Фәрит Галимов үзенчә гидыбыз да булды. Ул 1985 елны безнең көллиятне тәмамлаган. Россиянең төрле төбәкләрендә казу эшләрендә катнашып тәҗрибә туплаган. Бүгенге көндә ул туган авылы тарихын өйрәнә, сирәк очрый торган борынгы әйберләргә тап булган. Аларны экспонат итеп үз музеена куярга уйлый.


Авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов та ныклы ярдәмен тойдык.


Студентлар буш вакытларын күңелле уздырды: учак янында гитарага җырлап утырулар, буада балык тотулар...
Практикабыз башкарылган эшләргә йомгак ясау беән төгәлләнде. Әгерҗедән онытылмас тәэсирләр һәм иҗат ялкыны алып кайттык.


Ирина Хөсәенова,

төркем җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көзен рәссам–студентлар Азнакай районы Әгерҗе авылында яшәп иҗат иттеләр