Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай «Йолдызчык балалар бакчасының “Үзенчәлекле бала” төркемендә паралимпиада чемпионнары тәрбияләнә

Безнең 6 нчы «Йолдызчык балалар бакчасында сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен "Үзенчәлекле бала" төркеме бар. Табигатьләре буенча бу балалар - оялчан, үз эчләренә бикләнүчән, кәефләре китүчән, еш авыручан, кайберләре мөстәкыйль рәвештә йөри алмый. Бу төркемдә төрле белгечләр: тәрбиячеләр, психолог, логопед, җыр һәм физкультура укытучылары, шәфкәть туташы - бердәм эшли. Тәрбия процессында...

Безнең 6 нчы «Йолдызчык балалар бакчасында сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен "Үзенчәлекле бала" төркеме бар. Табигатьләре буенча бу балалар - оялчан, үз эчләренә бикләнүчән, кәефләре китүчән, еш авыручан, кайберләре мөстәкыйль рәвештә йөри алмый.


Бу төркемдә төрле белгечләр: тәрбиячеләр, психолог, логопед, җыр һәм физкультура укытучылары, шәфкәть туташы - бердәм эшли. Тәрбия процессында үзенчәлекле алымнар кулланабыз. Төрле әңгәмәләр ярдәмендә балаларны үз-үзләрен сакларга, якларга, дөньяны танып белергә, аралашырга өйрәтәбез. Кызыклы бәйрәмнәр, очрашулар, кичәләр үткәрәбез. Эшмәкәр Р.Шакиров бүләк иткән спорт тренажерларында балалар бик теләп шөгыльләнә.


Көз балалар бакчасының бик җанланган вакыты: төрле җиләк-җимештән, яшелчәләрдән күргәзмәләр ясыйбыз, кошларның җылы якка китүен, яфраклар коелуын күзәтәбез, интеллектуаль кичәләр оештырабыз.


Быел безнең төркем бәйрәменә Аю агай килде. Балалар аңа бар белгән шөгыльләрен күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, спорт эстафеталарында көч сынаштылар. Әти-әниләр аларга карап: "Бәлки безнең дә балалар арасында төрле олимпиадаларда катнашып, җинү яулачылар булыр", - дип сөенештеләр.


Мин балаларга эзләнергә мөмкинлек бирәм, чөнки әзер җавап баланың үсешен тоткарлый. Әгәр дә бала сорау белән мөрәҗәгать итә икән, аның үз фикерен белергә, әңгәмә корырга кирәк. Шул чагында гына баланың иҗади күзаллавы барлыкка килә, кечкенә генә әкиятләр яки шигырьләр яза башлавы да мөмкин.

Нәфисә Фәтхуллина,

укытучы -логопед

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай «Йолдызчык балалар бакчасының “Үзенчәлекле бала” төркемендә паралимпиада чемпионнары тәрбия...