Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марат Гарифуллин Азнакай балаларына заманча уен мәйданчыгы бүләк итте

"Тормыш изге гамәлләр кылыр өчен бирелгән", - ди балаларга уен мәйданчыгы бүләк итүче Марат Гарифуллин. Әниләр көне алдыннан "28 квартал" торак милекчеләре ширкәтенә караган Шәйхетдинов урамы, 17 нче йорт алдында шатлыклы вакыйга булды: балалар өчен төзелгән заманча уен мәйданчыгы ачылды. Әлеге мәйданчык шәһәрдәшебез Марат Гарифуллин тырышлыгы белән булдырылган. Тантанада район...

"Тормыш изге гамәлләр кылыр өчен бирелгән", - ди балаларга уен мәйданчыгы бүләк итүче Марат Гарифуллин.


Әниләр көне алдыннан "28 квартал" торак милекчеләре ширкәтенә караган Шәйхетдинов урамы, 17 нче йорт алдында шатлыклы вакыйга булды: балалар өчен төзелгән заманча уен мәйданчыгы ачылды.


Әлеге мәйданчык шәһәрдәшебез Марат Гарифуллин тырышлыгы белән булдырылган. Тантанада район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашып, аңа рәхмәт сүзләрен җиткерде.


Сабыйларга уен мәйданчыгы бүләк итүче, русча әйткәндә, үзен бер дә геройга санамый.


- Балаларны, туган шәһәремдә яшәүчеләрне сөендерү аеруча куанычлы. Тормыш изге гамәлләр кылыр өчен бирелгән, - ди Марат Гарифуллин.


Заманча дизайнлы, ачык төсләргә буялган мәйданчыкларга балалар да, әлеге йортта яшәүче өлкәннәр дә шатланып туя алмый.


- Бүген ишегалдыбызда күптән көтелгән бәйрәм. Мондый игелекле кешеләребез арабызда күбрәк булсын иде. Кешенең тырышлыгын саклап тотыйк, бу матурлык озак елларга җитсен, - ди Мөхтәрәмә апа Аитова.


- Минем әбием күрше йортта яши. Хәзер аңа кунакка тагын да ешрак киләчәкмен, - дип шатлыклары белән уртаклаша таганда атынучы 6 яшьлек Ләйсән.


Балаларга олы бүләк ясап, Марат Гарифуллин ничә сабыйны, ничә гаиләне бәхетле итте! Аның кебек туган шәһәре, әйләнә-тирәдәгеләре өчен янып-көеп йөрүчеләр булганда Азнакаебыз тагын да чәчкә атар, бәрәкәтле, матур булыр. Әлеге ишегалды һәрвакыт балалар көлүеннән яңгырап торсын!

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марат Гарифуллин Азнакай балаларына заманча уен мәйданчыгы бүләк итте