16 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Азнакайда милли журналистиканың алдагы үсеше турында сөйләштеләр
Татарстан журналистлар берлеге Президиумының чираттагы утырышын күчмә итеп нәкъ менә Азнакай җирлегендә үткәрүе очраклы гына түгел. Президиум рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгышында билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Азнакай, шул исәптән аның массакүләм мәгълүмат чаралары да зур үзгәрешләр кичерә, яңа сулыш белән яши. Районның һәр тармагында республика журналистларына...
-
Азнакайдан ветеран Хәбибулла Хәмидуллин 90 яшькә җитүнең серен ачты
Гомер йомгаклары... Тигез, матур җепләрдән генә үрелгәннәре бар аның. Ә кайбер кешенеке ай-һай катлаулы. Ничекләр түзгән, ничекләр чыдаган ул бу авырлыкларга дип уйлап куясың. Хәбибулла Хәмидуллин кебекләр турында «аларның яшьлекләре сугыш ялкынында өтелгән», диләр. Әлкәй авылында туган егет тормыш арбасына кечкенәдән җигелә. Ә 1942 ел башында, 8 яшьлек егете Хәбибуллага...
-
Белгечләр Азнакай урманнарның санитар хәлен ел дәвамында яхшырта
Табигать - тиңсез хәзинә. Моның шулай булуын районыбыз территориясендә 46103 гектар мәйданны биләп торучы урман дәлилли. Якшәмбе көнне урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәк. "Азнакай урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең көн сулышы турында аның җитәкчесе Илназ Кашапов белән сөйләштек. - Азнакай урманчылыгы составына Азнакай, Җәлил, Мәлбагыш,...
-
Азнакай халкын машинада чыккан янгынны сүндерергә өйрәтәләр
Гомуми кагыйдәләр һәрбер автомашинада янгын сүндергечләр булуын таләп итә. Ләкин без аның турында техник тикшерү узар вакыт җиткәч кенә исебезгә төшерәбез. Автомобиль - бик катлаулы һәм куркыныч механизм. Электр үткәргече һәм җиһазлары, бензин, синтетик материаллар булгач, машинада янгын куркынычы аеруча зур. Ул 3-4 сәгать эчендә тулысынча янып бетәргә мөмкин. Юл...
-
Азнакайда “Пробизнесбанк”ның яңа офисын тәкъдир итү үтте
Азнакайда Ленин урамындагы 12нче йортта урнашкан "Пробизнесбанк"ның "Азнакай" офисын тәкъдир итү үтте. Банкка 1993 елда нигез салынып, аның илебезенең 150 шәһәрендә 200 бүлекчәсе бар. Хезмәтләреннән инде 5 миллионнан артык кеше файдаланып өлгергән. Димәк, ул инде клиентларының ышанычын аклаган банк. - Безнең җирлектә конкурентларыгыз бик абруйлы, димәк, югары профессионализм күрсәтеп, клиентларны...
-
Активистлар азнакайлыларны су басудан зыян күргән ватандашларга ярдәм итәргә чакыра
"Бердәм Россия"нең Азнакай җирле бүлекчәсе әгъзалары, район иҗтимагый оешмалар активистларының Азнакай халкына МӨРӘҖӘГАТЕ Барыбызга да мәгълүм булганча, илнең дүрт төбәгендә - Приморск һәм Хабаровск крайларында, Амур һәм Яһүд автоном өлкәләрендә соңгы берничә дистә елда булмаган иң зур су басулар дәвам итә. Амур елгасында су биеклеге моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә күтәрелде. Су...
-
Бердәм мәктәп формасы: азнакайлылар үзгәрешне ничек кабул итте
Яңа уку елы башыннан районыбыз мәктәпләрендә укучылар өчен бердәм форма кабул ителде. Азнакай гимназиясе дә үз формасын булдырды. Башлангыч сыйныф укучылары зәңгәр сарафан һәм ак күлмәк киеп йөри, өлкән сыйныфлар - туры итәк, блузка һәм жилет. Егетләр шул ук төстәге чалбар-костюм, ак күлмәк кия. - Быел без шәһәрдәге ателье хезмәтеннән...
-
Азнакайда Яңа Ташлыяр авылы нигезенә истәлек ташы кую тантанасы узды
Азнакайга бер төркем кунак - башкаланың Г.Камал театры артистлары, мәшһүр язучыларыбыздан, журналистлардан, "Таттелеком" җәмгыяте вәкилләреннән торган делегация килеп төште. Бу көнне истәлекле вакыйга - азнакайлыларның олы горурлыгы булган күренекле якташларыбыз - Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакиров туып-үскән Яңа Ташлыяр авылы...