Азнакайда милли журналистиканың алдагы үсеше турында сөйләштеләр
Татарстан журналистлар берлеге Президиумының чираттагы утырышын күчмә итеп нәкъ менә Азнакай җирлегендә үткәрүе очраклы гына түгел. Президиум рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгышында билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Азнакай, шул исәптән аның массакүләм мәгълүмат чаралары да зур үзгәрешләр кичерә, яңа сулыш белән яши. Районның һәр тармагында республика журналистларына...
Татарстан журналистлар берлеге Президиумының чираттагы утырышын күчмә итеп нәкъ менә Азнакай җирлегендә үткәрүе очраклы гына түгел.
Президиум рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгышында билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Азнакай, шул исәптән аның массакүләм мәгълүмат чаралары да зур үзгәрешләр кичерә, яңа сулыш белән яши. Районның һәр тармагында республика журналистларына күрсәтерлек яңарышлар, алдынгы тәҗрибә, уңышлар бар. Шул ук игенчеләребезнең быелгы уракта яулаган үрләрен аласыңмы, дөнья базарында үз урынын тоткан "Нефтемаш"ның башка төбәкләрдә дә кызыксыну тудырган күчмә ФАПларын, берсеннән-берсе заманчарак яңа төзелешләрне, фермерлык, эшкуарлык хәрәкәтен...
Эшкуарлык дигәннән, утырыш узасы Балалар иҗаты үзәге ишегеннән килеп керүгә үк тезелеп киткән остакулларыбыз иҗатын күрүгә, кунаклар азнкайлыларның юктан бар итеп, гади генә агачка, чүпрәк, хәтта кәгазьгә җан өреп, аларны затлы урындык, җил тегермәне, картина, милли йөзебезне чагылдырган курчакларга... әйләндереп, шул кәсепне яшәү чыганагы итүләрен үз күзләре белән күрде, бәяләде, сокланды.
Техниканың киләчәген үз фаразлавында, прогрессив үсештә күзаллаган яшь буын тудырган роботлар янәшәсеннән берәве дә битараф узмады. Ул киләчәкнең бик якында булуын әлеге модульләрдән үк төшенәсең.
Журналистлар киңәшмәсенең төп максаты да менә шушы зур тизлек белән барган яңарыш-үзгәрешләр чорында милләтебезне, телебезне, татар телендә чыгып килүче басмаларны саклап калу, аларны үстерү проблемаларын күтәрү һәм аларны чишү юлларын барлау иде.
Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин кунакларны сәламләү сүзендә районыбызның бүгенге көн сулышын яктыртты, социаль-икътисади, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәнәгать өлкәләрендә ирешелгәннәрне барлады.
Әлбәттә, җирлегебездә чыгып килүче "Маяк" газетасы эшчәнлегенә дә тукталып үтте, коллективның соңгы елдагы иҗади уңышларын әйтеп, басманың районның иҗтимагый тормышындагы ролен ассызыклады.
- Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов милли басмаларга зур әһәмият бирә, аларны яшәтү, үстерү максатын куя һәм моның өчен барсы да эшләнә, - диде утырышның төп темасын ачып Римма Ратникова. - Матбугатны модернизацияләү киң колач белән бара. Мәгълүм ки, милли басмаларның киләчәге әзерлекле, профессиональ кадрларга да бәйле. Бүгенге сөйләшүебез дә нәкъ шушы хакта.
Татарстан журналистлар берлеге Президиумы әгъзалары - республиканың абруйлы газета-журналлары баш мөхәррирләре, "Татмедиа" ААҖ белгечләре, район газеталары журналистлары үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерде, тәҗрибә-алымнары белән уртаклаштылар. Яшь белгечләрне район басмаларына тарту юллары эзләнде.
- Бу нәүбәттән Азнакайда юнәлешле эш алып барыла, - диде проблеманың башка өлкәләр өчен дә актуаль булуына басым ясап Марсель Шәйдуллин. - Районда 50/50 программасы эшли. Югары уку йортларына керү теләге булган, әмма моның өчен мөмкинлеге булмаган егет-кызларны җирле бюджет хисабыннан укытабыз.
Шулай ук Азнакайга эшкә кайту теләге булган дүртенче-бишенче курс студентларының да үзара килешү нигезендә матди чыгымнарын җирле бюджет күтәрә. Мондый алым, әлбәттә, үз нәтиҗәсен бирә. Районга кайткан яшь белгечләрнең яшәү шартларын кайгыртуны да бурычыбыз саныйбыз.
Утырыш күңелле мизгелләргә дә бай булды. Озак еллар матбугат өлкәсендә эшләгән һәм Татарстан журналистикасын үстерүгә керткән зур хезмәтләре өчен бер төркем журналистлар ТР журналистлар берлеге Дипломнарына лаек булды.
Сафларыбыз да ишәйде: районыбызның яшь каләм ияләре ("Маяк" газетасы һәм Азнакай радио-телевидение хезмәткәрләре) тантаналы шартларда берлеккә кабул ителде.
Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/ сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев