Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Пробизнесбанк”ның яңа офисын тәкъдир итү үтте

Азнакайда Ленин урамындагы 12нче йортта урнашкан "Пробизнесбанк"ның "Азнакай" офисын тәкъдир итү үтте. Банкка 1993 елда нигез салынып, аның илебезенең 150 шәһәрендә 200 бүлекчәсе бар. Хезмәтләреннән инде 5 миллионнан артык кеше файдаланып өлгергән. Димәк, ул инде клиентларының ышанычын аклаган банк. - Безнең җирлектә конкурентларыгыз бик абруйлы, димәк, югары профессионализм күрсәтеп, клиентларны...

Азнакайда Ленин урамындагы 12нче йортта урнашкан "Пробизнесбанк"ның "Азнакай" офисын тәкъдир итү үтте.

Банкка 1993 елда нигез салынып, аның илебезенең 150 шәһәрендә 200 бүлекчәсе бар. Хезмәтләреннән инде 5 миллионнан артык кеше файдаланып өлгергән. Димәк, ул инде клиентларының ышанычын аклаган банк.

- Безнең җирлектә конкурентларыгыз бик абруйлы, димәк, югары профессионализм күрсәтеп, клиентларны тартуда шактый тырышырга туры киләчәк, - диде офис ачылу тантанасында чыгыш ясаган Азнакай район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин. - Яңа офис район һәм шәһәр халкына яхшы хезмәт күрсәтеп, алар ышанычын аклар, яңа төр хезмәтләр тәкъдим итәр дип уйлыйбыз.

Әйе, банк хезмәтләре шактый киңкырлы булырга ошап тора: валюта алыштыру һәм акча җибәрүләрдән алып, вкладлар кертү һәм кредитлар алуга кадәр - барсы да тәкъдим ителә. Башка банклардан аермалы буларак, кредит акчасы шунда ук кулга бирелә, моның өчен банкка нибары бер килү җитә. Кредитның ике төре каралган: керемнәрне расламыйча да тиз арада бирү һәм төрле максатларга кредитлар. Алар бары тик ышаныч нигезендә бирелә.

Сер түгел, кайбер урыннарда хезмәт хакы конвертта түләнә, ә банклар кредит алганда рәсми хезмәт хакы белән эш итә һәм... суммадан чыгып, сорауны кире кага, яисә кредитны бик аз күләмдә бирә. Ә "Пробизнесбанк" исә клиентның барлык керемнәрен дә искә ала.

Пенсионерлар, эшләүче студентлар шулай ук банкның еш клиентлары. Кредит алуга заявканы өйдән дә чыкмыйча, 7-45-00 түләүсез телефон аша тәүлек дәвамында тутырырга мөмкин. "Пробизнесбанк" өчен иң мөһиме - клиентның проблемасын мөмкин кадәр тиз арада һәм аның өчен уңайлы, отышлы шартларда хәл итү. Персональ менеджер һәр клиент белән озак вакытлы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыра.

Боларның барсы хакында "Пробизнесбанк"ның "Азнакай" офисы директоры Анна Булгакова сөйләде. Банкның безнең төбәк директоры Александр Шиваровка тәүге клиентлар бер-бер артлы сораулар яудырып, аларга төпле, тәфсилле җавап-аңлатмалар алдылар.

Шунсын ассызыкларга кирәк: "Пробизнесбанк"ның башкалардан аермалы өстенлеге: югары дәрәҗәдәге сервис, хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм отышлы кертемнәр.

Ә инде Сездә банк хезмәтләре кызыксындыру тудырган икән, Азнакай шәһәренең Ленин урамындагы 12 нче йорттагы офисына килеп (9.00дан 20.00 сәгатькә кадәр эшли), я булмаса +7 (917) 924-56-52 телефоны аша, яки www/banklife/ru сайтында бөтен төр мәгълүматларны ала аласыз.

Лиза НУРЛЫЕВА, автор фотолары

Реклама кысаларында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Пробизнесбанк”ның яңа офисын тәкъдир итү үтте