Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Активистлар азнакайлыларны су басудан зыян күргән ватандашларга ярдәм итәргә чакыра

"Бердәм Россия"нең Азнакай җирле бүлекчәсе әгъзалары, район иҗтимагый оешмалар активистларының Азнакай халкына МӨРӘҖӘГАТЕ Барыбызга да мәгълүм булганча, илнең дүрт төбәгендә - Приморск һәм Хабаровск крайларында, Амур һәм Яһүд автоном өлкәләрендә соңгы берничә дистә елда булмаган иң зур су басулар дәвам итә. Амур елгасында су биеклеге моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә күтәрелде. Су...

"Бердәм Россия"нең Азнакай җирле бүлекчәсе әгъзалары,

район иҗтимагый оешмалар активистларының Азнакай халкына

МӨРӘҖӘГАТЕ

Барыбызга да мәгълүм булганча, илнең дүрт төбәгендә - Приморск һәм Хабаровск крайларында, Амур һәм Яһүд автоном өлкәләрендә соңгы берничә дистә елда булмаган иң зур су басулар дәвам итә. Амур елгасында су биеклеге моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә күтәрелде.

Су басудан аеруча Амур өлкәсе зур зыян күрде. Алда - яңгырлы көз, салкын кышка да ерак калмый. Каза күрүчеләр - олысы-кечесе тормыш кирәк-яракларына: җылы кием-салым, азык-төлеккә, урын-җир әйберләренә мохтаҗ. Мәктәпләрдә укулар башланды, балалар өчен дә уку әсбаплары, кирәк-яракка хаҗәтлек зур.

Киң күңелле, олы җанлы безнең Азнакай халкы гомер-гомергә башкалар кайгы-хәсрәтен үзенекедәй кабул итеп, аларга битараф калмады, кулыннан килгәнчә ярдәм кулын сузды.

Хөрмәтле райондашлар! Бүгенге көндә Амур өлкәсе халкы безнең булышу-кайгыртуга мохтаж. Су басудан зыян күргән ватандашларыбызга һәрбарчабыз булдыра алганча ярдәм итик! Аларга тапшыру өчен әйберләрне район социаль яклау идарәсенә китерә аласыз.

Әйберләр 16 сентябрьдән көн дәвамында - иртәнге 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Акча күчерү өчен исәп-хисап счеты түбәндәгечә:

р/сч 40703810801000001418 в ОАО "Восточный" г.Благовещенск. БИК 041012718,

кор/сч 30101810700000000718 "Для пострадавших от наводнения".

Ярдәмнең чиге юк, 50 сум да, 100 сум да акча, каза күрүчеләргә бик кадерле. Ил төкерсә - күл була, ди халык, барчабыз бергәләп бу изге эшкә кушылыйк, хәлдән килгәнчә өлешебезне кертик, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Активистлар азнакайлыларны су басудан зыян күргән ватандашларга ярдәм итәргә чакыра