Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкын машинада чыккан янгынны сүндерергә өйрәтәләр

Гомуми кагыйдәләр һәрбер автомашинада янгын сүндергечләр булуын таләп итә. Ләкин без аның турында техник тикшерү узар вакыт җиткәч кенә исебезгә төшерәбез. Автомобиль - бик катлаулы һәм куркыныч механизм. Электр үткәргече һәм җиһазлары, бензин, синтетик материаллар булгач, машинада янгын куркынычы аеруча зур. Ул 3-4 сәгать эчендә тулысынча янып бетәргә мөмкин. Юл...

Гомуми кагыйдәләр һәрбер автомашинада янгын сүндергечләр булуын таләп итә. Ләкин без аның турында техник тикшерү узар вакыт җиткәч кенә исебезгә төшерәбез. Автомобиль - бик катлаулы һәм куркыныч механизм.

Электр үткәргече һәм җиһазлары, бензин, синтетик материаллар булгач, машинада янгын куркынычы аеруча зур. Ул 3-4 сәгать эчендә тулысынча янып бетәргә мөмкин. Юл һәлакәтендә бензин багы һәм ягулык системасына зыян килсә, машинаның кинәт кабынып китүе ихтимал. Калган барлык очракларда да ут куркынычсызлык кагыйдәләрен тиешенчә сакламаган очракта чыга.

Моңа: электрүткәргечләрдә кыска ялганыш, ягулык агу, салонда тәмәке тарту, тиз кабынып китүчән йөкләрне ташыганда саксызлык, яшен сугу, майлы чүпрәкләрнең үзлегеннән кабынып китүе, машинага югары вольтлы үткәргеч керү сәбәп булырга мөмкин. Резина янган, төтен исе сезне битараф калдырырга тиеш түгел.

Янгынны бервакытта да тизлекне арттырып сүндерергә омтылмагыз. Тизрәк юл кырына, кешеләр, төзелешләр, башка машиналар булмаган урынга чыгарга тырышыгыз, кабызгычны сүндереп, машинаны кул тормозына куегыз, пассажирларны чыгарып, документларны җыегыз. Ут чыганагын билгеләргә тырышыгыз.

Бензин багы тирәсендә булса, аеруча куркыныч. Бу очракта машинадан читкә китегез. Чөнки ул теләсә кайсы вакытта шартларга мөмкин. Капотны ачканда сак булыгыз, кислород керүгә, ялкынның тагын да көчәеп китүе ихтимал. Пешмәсен өчен, кулыгызга чүпрәк тотыгыз.

Янгын сүндергеч күбеген ут чыганагына юнәлдерегез, ком, брезент, одеял, куртка (ялкын өстенә ябарга), кар, су куллана аласыз.

Машина эчендәге синтетик материаллар билгеле бер температурада кинәт кабынып китә, аларны сүндерү дә авыр. Янган транспорт эчендә кеше минут ярым гына утыра ала. Ут ягулык түгелү сәбәпле чыкса, башта ягулыкны сүндерегез, аннан соң гына машинаны.

Шәхси куркынычсызлык турында да онытмагыз: куллар бензинга буялырга, аның парлары киемгә дә сеңәргә мөмкин.

Равил ХӨСӘЕНОВ,

дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халкын машинада чыккан янгынны сүндерергә өйрәтәләр