22 июнь 2012 яңалыклары
-
“Маяк” иҗатыбызга бәя бирә
Райондашлар - газетабыз турында Язылырга ашыгыгыз! Кемнәр өлгерми калган, ашыгыгыз! «Маяк»ка язылу 28 июньдә тәмамлана. «Газетадан аерыла алмыйбыз», -диләр биючеләребез Районыбызның танылган "Bi clab" брейк-данс төркеме, "Физкультура күнегүләрен башкарырга әзерләнегез!" дигән композициясе белән халык күңелен яулады. Төркем әгъзалары "Маяк" газетасын бик яратып укый икән. -Газетадан без яңалыкларның иң яңасын укыйбыз....
-
Илшат Хаҗиәхмәтов: «Башкарган эшем өчен үкенергә туры килмәде»
Асия һәм Илшат Хаҗиәхмәтовлар (гаилә ядкәре) Бүген инде районның танылган терапевт-кардиологы, халык ихтирамын казанган ир солтаны, ә берничә дистә ел элек үзәк сырхауханәнең терапия бүлегендә яңарак кына эшли башлаган яшь табиб белән язмыш мине узган гасырның җитмешенче еллары азагында таныштырды. Ул чагында Илшат Җәүдәт улы иң газиз кешем - әтиемне...
-
Беркем дә, берни дә онытылмый
22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне Моннан 71 ел элек, 1941 елның 22 июнендә илебез тарихында иң канкойгыч сугыш - Бөек Ватан сугышы башлана. Советлар иле 27 миллионга якын улын һәм кызын югалта. Районыбыздан да яу кырына 10 меңгә якын кеше китеп, аларның 6 меңенә туган якларга әйләнеп кайту насыйп булмый....
-
Балаларга шатлык бүләк иттеләр
Бәйрәм мизгелләре Уйлап карасаң, үз ата-анасыннан да арткан нарасыйга җан җылысын бирү, көндәлек тормышта аңа терәк булу өчен бик зур сабырлык, көч-куәт кирәктер ул. Әти-әни назыннан мәхрүм булган сабыйларны кызгану һәркемгә хас тойгыдыр. Тик күпләребезнең шул жәлләүдән, кием-салым, уенчыклар белән ярдәм итүдән башкага батырчылыгыбыз җитми шул. «Үксезгә үгет бирүче күп,...
-
Сөгъдә апа Президент котлавын алды
Марсель Шәйдуллинның Сөгъдә апа белән сөйләшеп сүзләре бетмәде Хезмәт, тыл ветераны Сөгъдә Ермаковага 90 яшьлек юбилее белән котлап Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты килде. Хат һәм бүләкләрне аңа район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин һәм «Азнакайнефть» идарәсе начальнигы Рәзиф Галимов тапшырды. В.Путин дәүләт властенең югары башкарма орган җитәкчеләренә...
-
Хөршидә Мәкъсүтова: «Ихтирам һәм хөрмәт тоябыз»
Район һәм шәһәр ветераннар советына - 40 ел Авылга ярдәмгә баргач Яңа гына Уфа нефть институтын тәмамлаган Хөршидә һәм Мәхмүт Мәкъсүтовлар Азнакай якларына эшкә киләләр. Шул еллардан башлап аларның бөтен гомер юлы Азнакай нефте белән бәйле. Үз эшләрен яхшы белгән, тәвәккәл һәм оптимистик рухлы белгечләр тиз арада югары урыннарга күтәреләләр:...
-
Яңа төр чикләү чарасы – өй аресты
Шәһәр прокуратурасында хокук саклау органнарының координацион киңәшмәсе узды. Анда каралган мәсьәләләрнең берсе - закон белән кертелгән яңа төр чикләү чарасы - өй аресты. Суд тарафыннан шундый тыю чарасы билгеләнгән шикле яки гаепләнүче кешене инспекция тәүлекнең теләсә кайсы вакытында (төнге яктан тыш) килеп тикшерә, шулай ук аның гамәлләренә аудиовизуаль, электрон һәм...
-
Эшмәкәрләргә – ярдәмгә
Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары тормышка ашырыла, махсус программалар эшләп килә. Эшмәкәрләргә ярдәм максатыннан, район эшмәкәрләр берлеге белән берлектә сезне газетабыз битләрендә әлеге программалар белән таныштырып килербез. Кече эшмәкәрлек һәм авыл үсеше буенча бүгенге көндә түбәндәге программалар каралган: Эшсез гражданнарның үзмәшгульлегенә ярдәм. Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге үз...
-
Безне фольклор фестивале көтә
30 июнь, шимбә көнне Азнакайда «Чатыр тауда җыен» дип исемләнгән төрек халыкларының зональ фольклор фестивале булачак. Шушы көннәрдә әлеге әһәмиятле, зур чараны уздыру буенча эшлекле сөйләшү булды. Фестивальгә 8 районнан һәм күрше Башкортстаннан да артистлар, мәртәбәле кунаклар килү көтелә. Бәйрәм, районыбызның горурлыгы, тарихи истәлекле урыны булган Чатыр тау белән танышудан...
-
БДИ: гомумән яхшы, ләкин тапшыра алмаучылар да бар
Мәгариф идарәсеннән хәбәр иткәнчә, 2012 елда бердәм дәүләт имтиханында 502 чыгарылыш сыйныф укучысы катнашкан. Рус теле һәм математиканы тапшыру мәҗбүри. Рус теле буенча уртача балл - 61, ә математика буенча 48 балл тәшкил итә. 37 укучы рус теленнән 80нән артык балл җыйган. Безнең район чыгарылыш сыйныф укучылары сайлап алынган 9...
-
Без сезнең белән горурланабыз
22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне Бер чакны Казанга клиникага барырга туры килде. Табибка чират шактый иде, шуңа күрә озак көттем. Яныңда яхшы әңгәмәдәш булганда, вакыт тизрәк уза. Әлбәттә, мондый очракларда чир турында түгел, тормыш хакында сөйләшүе күңелле. Янымда утырган ирнең кулындагы амбулатор картасына күзем төште. Анда туган көне 1936 елның...
-
Автозаправкалар өчен экологик сыйфат билгесе
Россиядә автозаправка станцияләре тарафынан «Экологик сыйфат» үзләштерү буенча эш башланды. Татарстанда ул 2005 елда автозаправка станцияләрен ирекле сертификацияләү системасын оештыру белән бергә башланды. Әлеге система федераль закончалык таләпләре нигезендә эшләнгән һәм техник регуляция һәм метрология буенча федераль агентта теркәлгән. Система сатылучы нефть продуктларының сыйфаты һәм экологиясе, АЗСларның техник, янгынһәм экологик...
-
Кечкенәдән белеп үссеннәр
Сабыйлар белән бәйле юл-транспорт имгәнүләре - җитди проблемаларның берсе булып кала бирә. Бәхетсезлек очракларының күбесе аларның юлдагы хәлләрне алдан бәяли белмәве, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозучы әти-әниләренең дөрес булмаган гамәлләрен кабатларга тырышудан килеп чыга. Балаларда юл йөрү кагыйдәләре күнекмәләрен тәрбияләү, башлыча, мәктәпкәчә учреждениеләрдә һәм гаиләдә башкарыла. Үз сабыйларының сәламәтлеге турында, беренче чиратта,...
-
Законнар үтәлеше - контрольдә
Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов миграция өлкәсенә караган законнарны бозуны ачыклау, булдырмау һәм кисәтү буенча киңәшмә уздырды. Район башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Руслан Дәүләтшинның доклады тыңланды. 1992 елның 10 июлендә кабул ителгән "Мәгариф турында" законның үтәлешенә контрольлекне арттыру, аерым алганда, Россия территориясендә яшәүче яки вакытлыча торучы гражданлыгы булмаган...