Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

БДИ: гомумән яхшы, ләкин тапшыра алмаучылар да бар

Мәгариф идарәсеннән хәбәр иткәнчә, 2012 елда бердәм дәүләт имтиханында 502 чыгарылыш сыйныф укучысы катнашкан. Рус теле һәм математиканы тапшыру мәҗбүри. Рус теле буенча уртача балл - 61, ә математика буенча 48 балл тәшкил итә. 37 укучы рус теленнән 80нән артык балл җыйган. Безнең район чыгарылыш сыйныф укучылары сайлап алынган 9...

Мәгариф идарәсеннән хәбәр иткәнчә, 2012 елда бердәм дәүләт имтиханында 502 чыгарылыш сыйныф укучысы катнашкан.

Рус теле һәм математиканы тапшыру мәҗбүри. Рус теле буенча уртача балл - 61, ә математика буенча 48 балл тәшкил итә. 37 укучы рус теленнән 80нән артык балл җыйган. Безнең район чыгарылыш сыйныф укучылары сайлап алынган 9 фән буенча БДИ тапшырганнар. Информатика буенча -10, тарихтан - 3, биологиядән - 4, химиядән - 3, инглиз теленнән - 2 укучы 80нән артык балл җыйган. Ләкин тапшыру өчен мәҗбүри куелган фәннәрдән минималь чикне уза алмаган укучылар да бар: 13 укучы рус теле буенча (2,6%) һәм 11 укучы математика буенча (2,2%). Алар 20-21 июньдә БДИны яңадан тапшырды. Сайлап алынган фәннәр буенча минималь чикне уза алмаган укучыларга БДИны киләсе елда тапшыру мөмкинлеге бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев