Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илшат Хаҗиәхмәтов: «Башкарган эшем өчен үкенергә туры килмәде»

Асия һәм Илшат Хаҗиәхмәтовлар (гаилә ядкәре) Бүген инде районның танылган терапевт-кардиологы, халык ихтирамын казанган ир солтаны, ә берничә дистә ел элек үзәк сырхауханәнең терапия бүлегендә яңарак кына эшли башлаган яшь табиб белән язмыш мине узган гасырның җитмешенче еллары азагында таныштырды. Ул чагында Илшат Җәүдәт улы иң газиз кешем - әтиемне...

Асия һәм Илшат Хаҗиәхмәтовлар (гаилә ядкәре)

Бүген инде районның танылган терапевт-кардиологы, халык ихтирамын казанган ир солтаны, ә берничә дистә ел элек үзәк сырхауханәнең терапия бүлегендә яңарак кына эшли башлаган яшь табиб белән язмыш мине узган гасырның җитмешенче еллары азагында таныштырды. Ул чагында Илшат Җәүдәт улы иң газиз кешем - әтиемне югары кан басымы нәтиҗәсендә килеп чыккан җитди чирдән дәвалап, аягына бастырган иде...

Юбиляр турындагы сүзне аның тәрҗемәи хәленнән башласак, язма агышына хилафлык китермәбез кебек. Илшат Хаҗиәхмәтов моннан нәкъ алтмыш ел элек - 1952нең 25 июнендә хәзерге Бөгелмә районы Татар Димскәе авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәптән соң Казан дәүләт медицина институтына укырга керә. 1975 елда аны, дәвалау эше белгечлеге алып, уңышлы тәмамлый.

- Шул ук җәйне, институт юлламасы буенча, Бөгелмә районы үзәк сырхауханәсенә эшкә килдем, - дип искә ала медицинада ясаган беренче адымнарын Илшат Җәүдәт улы. - Анда республикада гына түгел, күрше-тирә өлкә-шәһәрләрдә дә исеме яхшы билгеле табиб-кардиолог Ефим Сигал кул астында бер ел интернатура уздым. Шушы кыска гына вакыт эчендә Ефим Соломонович миңа кардиология буенча институтта алынмаган белемне бирде, табиблык серләренә өйрәтте. Бу искиткеч бөек шәхескә гомерем буе ихтирамлы булып калдым.

Интернатура тәмамлаган яшь белгечне республика сәламәтлек саклау министрлыгы 1976 елда Азнакай район үзәк сырхауханәсенә табиб-терапевт итеп билгели. Шул көннән алып бүгенгәчә - утыз алтынчы ел инде, Илшат Җәүдәт улы һәм аның тормыш иптәше, табиб-педиатор Асия Миргазиян кызының язмышы төбәгебездә яшәүчеләрнең сәламәтлеген саклау белән бәйле.

... Авыруларны дәвалау буенча шактый тәҗрибә туплаган табиб, алга таба белемен күтәрү максатыннан, ике ел кардиология буенча ординатурада (аспирантураның бер төре) укып кайта. Берничә елдан ул терапия бүлеген җитәкли, аннан соң ун елдан артык вакыт сырхауханә баш табибының дәвалау буенча урынбасары вазифасын башкара. Биредә эшләү дәверендә югары категорияле табиб-терапевт йөрәк авырулары белән чирләүчеләрне дәвалау буенча аерым кардиология бүлеге ачуга, аны махсус белемле һәм тәҗрибәле персонал белән тәэмин итүгә, заманча диагностика аппаратлары булдыруга күп көч куя. Үзе дә кардиолог һәм йөрәк эшчәнлеген ультратавыш белән диагнозлау (УЗИ) буенча югары категорияле табиб буларак, яңа бүлек эше белән даими кызыксынып, ярдәм күрсәтеп, юнәлеш биреп тора. Бу чорда ул актив җәмәгать эшчәнлеге дә алып бара - халык депутатларының Азнакай берләштерелгән Советы депутаты һәм президиум әгъзасы буларак, социаль мәсьәләләр, яшьләр һәм балалар эше буенча даими комиссия рәисе урынбасары булып эшли. Районда сәламәтлек саклауны үстерүнең биш елга исәпләнгән программасын төзүдә катнаша. Шул чагында үзәк сырхауханәдә ремонт ясау зарурлыгы турында сайлаучылар исеменнән депутат соравы белән дә чыга. Нәтиҗәдә, күптән ремонт күрмәгән бүлекләр һәм биналар бер ел эчендә яңартыла.

Әмма Ходай биргән сәләтен максатчан файдалану, аның ярдәмендә мохтаҗларны дәвалау, сәламәтләндерү тойгысы күңеленә бер генә мизгелгә дә тынгылык бирми табибның. 2003 елның көзендә Илшат Хаҗиәхмәтов терапия һәм неврология авыруларын дәвалау буенча көндезге стационарга бүлек мөдире булып күчә һәм бүгенгә кадәр белгечлеге буенча авырулар кабул итә.

...Әңгәмә азагына якынлашканда сүз агышы үзеннән-үзе юбилярның шәхси тормышына кереп китте.

- Чит районнарда туып-үссәк тә, хатыным Асия Миргазиян кызы белән бөтен барлыгыбызны Азнакай халкына хезмәт итүгә багышладык. Биредә улларыбыз Марат белән Илдар туып-үсте. Икесе дә югары белем алып, үз гаиләләре белән Казанда яши. Беренчесе фармацевтика фирмасында директор урынбасары, икенчесе - табиб-анестезиолог. Киленнәребездән Әлфия кардиолог, Яна - невролог. Дүрт оныгыбыз үсеп килә. Чынлыкта, хатыным белән мине табиблар династиясенә нигез салучылар дип әйтү дә дөрес булыр (көлә). Башкарган эшем өчен гомеремдә бер генә тапкыр да үкенергә туры килмәде.Тормышыбыз түгәрәк. Бер-беребезне аңлап һәм яратып яшибез. Адәм баласына тагын нинди бәхет кирәк?

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев