Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Хөршидә Мәкъсүтова: «Ихтирам һәм хөрмәт тоябыз»
Район һәм шәһәр ветераннар советына - 40 ел Авылга ярдәмгә баргач Яңа гына Уфа нефть институтын тәмамлаган Хөршидә һәм Мәхмүт Мәкъсүтовлар Азнакай якларына эшкә киләләр. Шул еллардан башлап аларның бөтен гомер юлы Азнакай нефте белән бәйле. Үз эшләрен яхшы белгән, тәвәккәл һәм оптимистик рухлы белгечләр тиз арада югары урыннарга күтәреләләр:...
Район һәм шәһәр ветераннар советына - 40 ел
Авылга ярдәмгә баргач
Яңа гына Уфа нефть институтын тәмамлаган Хөршидә һәм Мәхмүт Мәкъсүтовлар Азнакай якларына эшкә киләләр. Шул еллардан башлап аларның бөтен гомер юлы Азнакай нефте белән бәйле.
Үз эшләрен яхшы белгән, тәвәккәл һәм оптимистик рухлы белгечләр тиз арада югары урыннарга күтәреләләр: Мәхмүт Мөхәммәтҗанович - ПРЦНО начальнигы, ә Хөршидә Һадиевна -«Азнакайнефть» идарәсенең хезмәт һәм хезмәт хакы бүлеген җитәкли. Лаеклы ялга чыкканнан соң да Мәхмүт ага цехның инвалидлар җәмгыяте, Хөршидә ханым 7 ел дәвамында идарәнең ветераннар Советы рәисе булып эшли. Район һәм шәһәр ветераннар советы тормышында «Азнакайнефть» идарәсе беренчел ветераннар советы иң зур урынны алып тора. Озак еллар дәвамында нефтьче ветераннар тормышы белән кайнаган Хөршидә Һадиевна алар белән эшләгән елларын сагынып та, горурланып та искә ала:
- Лаеклы ялга чыгып, бер ел узуга, 2002 елда мине ветераннар советы рәисе итеп сайладылар. Ул чорда 2500 ветеран исәптә тора иде. Үзем хезмәт бүлегенә җитәкчелек иткәч, барысы да, димәк проблемалары да яхшы таныш. Шуңа да мин эшемне яратып башкардым, ветераннарны берләштереп, проблемаларны уртага салып чишәргә, ярдәмләшергә тырыша идек.
Күңелле яшәдек. Иң истәлекле вакыйгаларның берсе - «Азнакайнефть»нең 50 еллык юбилеена идарәнең Хезмәт даны музее ачылу булды. Чөнки музейны оештыруда без - ветераннар үзебездән шактый өлеш керттек. Архивларны җентекләп актарып чыктык, ветераннарның исемлеген төзедек, кайсылары Бөек Ватан сугышы ветераны, кайсылары югары бүләкләргә ия... барысын да барладык, алар белән очраштык. Кыскасы бу эшкә башыбыз белән чумдык. Аның тагын бер уңай ягы булды: шушы яңа төзелгән бинада ветераннар клубы өчен бүлмәләр булдырылды. Элеккеге идарә җитәкчесе Раувел Ишкәев тә, хәзергесе Рәзиф Галимов, аның урынбасарлары Хәсән Хәбибуллин, Наил Вәлиев, профком рәисе Рәфис Хәсәнов, баш инженер Расих Фәйзуллин һәм башка җитәкчеләргә нинди генә ярдәм, киңәш сорап керсәк тә беркайчан да кире борып чыгармадылар. Ветераннарга һәрчак игътибарлы булдылар, ихтирам иттеләр. Мөмкин булганын да, булмаганын да эшләргә тырыштылар. Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Өлкәнәйгәч, тагы да авырлаша төшә. Фатирыңа ремонт кирәк була, я булмаса бакчаңа тиресе..., сырхаулап та китәсең, ә кайчагында бергә эшләгән хезмәттәшләрең белән аралашасы, эч серләреңне уртаклашасы килеп китә. Бу яктан безнекеләрне иң бәхетле пенсионерлар дияр идем мин. Нәкъ менә мин эшләгән чорда ветераннарның бильярд, шахмат клублары оешты. Ветераннар клубы элек тә, хәзер дә гөрләп тора. Һәр ветеран өчен аның ишекләре һәр көнне ачык. Төрле тантаналар, бәйрәмнәр уңаеннан турнирлар узды. Ир-атлар бильярд, шахмат уйнарга килә. Бергәләп аралашып, хәл-әхвәл белешеп яшәдек.
Гомумән, безнең пенсионерлар тулы канлы тормыш белән яшиләр. Изгеләр чишмәсе, Биләр, Болгарга сәяхәтләр, төрле очрашулар, яшьләр белән тәҗрибә уртаклашулар, алар белән берлектә стена газеталары, бәйгеләр оештыру дисеңме? Күрше район ветераннары белән очрашулар ничек күңелле уза. Бәйрәмнәр, тантаналарда ничек хөрмәтлиләр безне!
Мин эшләгән чорда «Сәламәтлек клубы» оешты. Ветераннарыбыз өчен махсус спорт залы эшләп килде һәм ул хәзер дә гамәлдә.
Ветераннарыбыз үзләре дә һәрчак актив, бердәм, ярдәмчел булды. Идарә цехларындагы беренчел ветераннар советлары җитәкчеләре бар күңелләрен, тырышлыкларын куеп эшләделәр. Алар арасында идарә ветераннар советы рәисенең Актүбә буенча урынбасары Михаил Паксялин, идарә аппаратыннан Иван Енин, ЦКППНнан Мәгъдәнур Галләмов, ЦПРСтан Рәис Хәйруллин, ЖКХдан Светлана Гыйльманова, УТТдан Николай Винокуров, ЦНИПРдан Виктор Михеев, 6 нчы цехтан Роза Шәрипова, ЦКППНнан Азат Камалиев, 4 нче цехтан Роза Идиятуллина, ЦПВСтан Рәмилә Мәсәлимовалар бар. Бүгенге көндә арабыздан мәңгелеккә китеп барган Константин Пипуныров, 5нче цехтан Әнвәр Ибраһимов, 6 нчы цехтан Николай Ковальнов, 2нче цехтан Николай Панюшев, ПРЦЭОдан Әсфән Йосыпов үз ветераннары өчен җаны-тәне белән тырышып йөрделәр.
2010 елдан «Азнакайнефть» идарәсе ветераннары советына Флүс Зәкиев җитәкчелек итә. Ул нефтьчеләр ветераннар хәрәкәтенең данлы традицияләрен лаеклы дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев