Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Беркем дә, берни дә онытылмый

22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне Моннан 71 ел элек, 1941 елның 22 июнендә илебез тарихында иң канкойгыч сугыш - Бөек Ватан сугышы башлана. Советлар иле 27 миллионга якын улын һәм кызын югалта. Районыбыздан да яу кырына 10 меңгә якын кеше китеп, аларның 6 меңенә туган якларга әйләнеп кайту насыйп булмый....

22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне

Моннан 71 ел элек, 1941 елның 22 июнендә илебез тарихында иң канкойгыч сугыш - Бөек Ватан сугышы башлана. Советлар иле 27 миллионга якын улын һәм кызын югалта. Районыбыздан да яу кырына 10 меңгә якын кеше китеп, аларның 6 меңенә туган якларга әйләнеп кайту насыйп булмый. Бөек Җиңүгә 67 ел вакыт үтсә дә, бу ачы югалту яралары һаман да төзәлми.

Сугыш илебезгә кан коюлар, гөнаһсыз җаннарның кыелуын, ятимлек, ачлык-ялангачлык алып килде. Мәхшәр үзәгендә кайнаган яшь егетләр, яшь кызлар - бүген инде чал чәчле әби-бабайлар. Җиңү таңын китергән сугыш һәм тыл ветераннары! Сезнең алда хөрмәт белән баш иябез. Чиксез рәхмәт хисләре аша сезгә якты таңнар, имин тормыш, аяз күк йөзе телим. Тыныч, бәрәкәтле тормыш, бәхетле картлык юлдаш булсын! Барыбызның да теләк бер: ил-көннәр тыныч, күкләребез аяз булсын, мондый афәтне башка күрергә язмасын!

Марсель Шәйдуллин, район башлыгы вазифаларын башкаручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев