16 май 2012 яңалыклары
-
“Маяк” газетасына язылу бара!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Маяк" газетасына 2012 елның икенче яртыеллыгына язылу бара. Язгы-җәйге мәшәкатьләр белән язылырга оныта күрмәгез. Көн хәбәрләре, яңалыклар, кызыклы язмалар тулы газетабыз атнаның һәр чәршәмбе һәм җомгасында өйләрегезгә килеп торсын дисәгез, элемтә бүлекләренә ашыгыгыз!
-
«Яшь йөрәкләрдә – безнең киләчәк!»
Кайсы авыл үзенең музыка мәктәбе белән мактана ала икән, ә менә тымытыклылар аның белән чын мәгънәсендә горурлана. Энҗе Мәрданшина мәктәп оешуның иң беренче көннәреннән үк биредә. Ул әле мәктәп директоры гына түгел, ә бәлки баян классы укытучысы, халык уен кораллары житәкчесе дә. Үз эшен яхшы белә һәм ярата, яхшы киңәшче,...
-
Моң дөньясына юл
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Темирбулатова Лилия Мостаевага Рәхмәт хаты тапшыра Тымытык балалар музыка мәктәбе тантаналы рәвештә 20 еллык юбилеен билгеләп узды. Мәктәп 1992 елның гыйнвар аенда ачыла. Бу көннән башлап авыл мәдәният тормышы белән тагын да тулырак яши башлады. - 20 ел дәвамында йөзләрчә укучы...
-
Сәләтлеләргә район башлыгы гранты тапшырылды
М.Шәйдуллин Занков алымы буенча укучылар арасында узган Бөтенроссия марафонында призлы урын яулаган Азнакайның 7 нче мәктәп укучысы Эльвина Кокоринаны (укытучысы - Л.Хәбибуллина) бүләкли узган җомгада мәдәният йортында төрле фәннәр буенча олимпиадаларда җиңүче һәм призлы урыннар яулаучы 158 укучыга район башлыгы грантын тапшыру тантанасы узды. Тантананы ачып, мәгариф идарәсе начальнигы Дамир...
-
Нефтьчеләрдән балаларга бүләк
Районның иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы киңәшмәне район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов үткәрде һәм, традиция буенча, тәбрикләүләрдән башлады. Гәүһәр Шәймәрданова Күп еллар мәктәп туклану комбинаты директоры булып эшләгән, пенсия яше җитеп, хәзер шул ук предприятиедә икенче вазифа башкарган Рәмис Шакировка фидакарь хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. Н.Нәгыймов Җиңү бәйрәменә әзерлектә...
-
Һәр язылучыга – календарь!
10-20 майда Азнакай почтамты Бөтенроссия газета-журналларга язылучылар декадасы үткәрә. Ә 17 майда 9.00-15.00 сәгатьләрдә үзәк почтада (Пушкин ур., 6) "Әбунәчеләр көне" узачак. Бары бу көннәрдә генә кайбер үзәк һәм республика газета-журналларына ташлама белән языла аласыз. 17 майда - һәр язылучыга календарь бүләк ителә.
-
Сабан туе 10-11 июньдә узачак
Җомга көнне Сабан туена әзерлек мәсьәләләре буенча беренче рәсми утырыш узды. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин районнарда Җиңү бәйрәменең оешкан төстә үтүен ассызыклады һәм аны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. ТР Президенты фәрманы буенча, быел Сабантуйлар авыл-районнарда 10-12 июньдә узачак. Авылларда - 10 июньдә, шәһәрдә - 11 июньдә үткәрү планлаштырыла. Ул...
-
Көн туса яңа хәбәр
Иртә культуралар чәчү төгәлләнде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атна азагында иртә культуралар чәчү планы тулысынча үтәлгән. Бу эштә "Чалпы", "Марс" ҖЧҖ, "Кәримов", "Шәвәлиев" КФХлары аеруча өлгерлек күрсәтте. Кышын кар катламының юка булуы сәбәпле өшегән 10 мең гектардагы уҗым басуына яңадан чәчү эше дә төгәлләнеп килә....
-
Музейда – бүләк бирү көне
18 май көнне Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Халыкара музейлар көненә багышланган «Бүләкләү көне» акциясе үткәрелә. Тантаналы ачу 10.00 сәгатьтә башлана. Район халкы, оешма, предприятиеләр бирегә төрле документлар, фотосурәтләр, борынгы әйберләр, XX гасырның 70 нче елларына кадәр кулланылган көнкүреш һәм техника җиһазлары, кием-салым китерә, матди ярдәм күрсәтә ала. Безнең адрес: Ямашев...
-
“Алтын каләм” конкурсы чакыра
ТР Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары республика агентлыгы, Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультеты белән берлектә XVII "Алтын каләм" республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале үткәрә. Ул быел Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елына, "Универсиада-2013" халыкара...
-
Сәламәт яшәү рәвеше өчен
Узган атнада алкоголизм, тәмәке тартуга каршы профилактика, район халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эшче төркем утырышы булды. Аны төркем җитәкчесе, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Айдар Шәмсетдинов алып барды. Киңәшмәдә 15 май - Халыкара гаилә көне, 31 май - Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш, 1 июнь - Халыкара...
-
Бурыч кайтарганны ярата
Гамәлдәге торак кануннары күпфатирлы йорт милекчеләрен һәм фатир яллап яшәүчеләрне торак йортларны карап тоту, ремонтлау һәм коммуналь хезмәтләр өчен ай саен түләү кертүне таләп итә. Ул һәр айның 28 нче көненә кадәр башкарылырга тиеш. Әмма торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәт күрсәтә торган йортларда яшәүчеләрнең барысы да үзләренең вазифаларына намус белән карамыйлар әле....
-
Хәл итмәслек проблема юк
Җитәкчеләр, депутатлар халык белән ешрак очрашса, булган проблемаларны уртага салып, фикер алышса, аларны чишү дә бермә-бер җиңеләер иде. Узган атнада район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге әнә шундый төркем яшәүчеләр белән очрашып кына калмыйча, һәр йортка барып, хәтта фатирларга кереп, аларның борчу-тәкъдимнәре белән танышып йөрде. Тансыклаган икән халык мондый...
-
Турнир үткәрелә
19-20 майда 13.00 сәгатьтә 89 нчы һөнәр лицеенда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Альберт Шәйхетдинов истәлегенә XXVIII традицион турнир уздырыла. Турнирда 1994-2002 елгы яшүсмерләр катнашачак. Турнирны тантаналы рәвештә ачу 18 майда 15.00 сәгатьтә була. Рәхим итегез! 19-20 майда 9.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында СССР спорт мастеры Ибраһим Мингалиев истәлегенә багышланган...
-
Шәһәрдә милли аш-су көннәре
Җәмәгатьчелек туклануы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында район хакимиятендә милли аш-су көннәре уздыру буенча киңәшмә узды. Республикабызның сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары белән берлектә Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның милли аш-су көннәре уздыруны традициягә кертте. Анда, гадәттә, барлык рестораннар, кафе, ашханәләр катнаша. Һичшиксез, мондый чаралар хезмәт күрсәтү культурасын күтәрүгә, иң...