Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нефтьчеләрдән балаларга бүләк

Районның иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы киңәшмәне район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов үткәрде һәм, традиция буенча, тәбрикләүләрдән башлады. Гәүһәр Шәймәрданова Күп еллар мәктәп туклану комбинаты директоры булып эшләгән, пенсия яше җитеп, хәзер шул ук предприятиедә икенче вазифа башкарган Рәмис Шакировка фидакарь хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. Н.Нәгыймов Җиңү бәйрәменә әзерлектә...

Районның иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы киңәшмәне район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов үткәрде һәм, традиция буенча, тәбрикләүләрдән башлады.

Гәүһәр Шәймәрданова

Күп еллар мәктәп туклану комбинаты директоры булып эшләгән, пенсия яше җитеп, хәзер шул ук предприятиедә икенче вазифа башкарган Рәмис Шакировка фидакарь хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. Н.Нәгыймов Җиңү бәйрәменә әзерлектә һәм аны үткәрүдә актив катнашкан предприятие җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Мәгълүм булганча, "Татнефть" ААҖ балансында берничә балалар сәламәтләндерү лагеры бар. Аларның икесе "Азнакайнефть" идарәсенеке. Аларда нефтьчеләрнең генә түгел, ә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең дә балалары ял итә. Менә бу җәйдә дә табиблар, укытучылар, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренең балаларына сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлеге тудырыла: идарә начальнигы Рәзиф Галимов әлеге лагерьларга сертификатлар тапшырып, районга янә шундый бүләк ясады.

Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, атна дәвамында җинаятьләр турында 8 хәбәр алынган. Ул кәрәзле телефон элемтәсе һәм банк карталары белән бәйле караклыкларның артуын билгеләп үтте. Бу атнада җинаятьчеләр банк картасыннан 10 мең сум акча "салдыра".

Адмкомиссия җаваплы секретаре Ирина Синица шәһәрне төзекләндерүдә алып барылган эшләргә тукталды, әмма тиешле тәртипнең әле бөтен җирдә дә булдырылмавын әйтте. Райсоветның оештыру бүлеге начальнигы Рушания Шәрәфиева авыл биләмәләре башлыкларына нәтиҗәсе Сабантуйда ясалачак бәйге турында искәртте.

Районда иртә культуралар чәчү төгәлләнде. Бу хакта авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Миргасим Усмановның чыгышы тыңланды. 54 мең гектардан артык мәйданда чәчү үткәрелде. Өчәр ел һәм аннан да күбрәк вакыт җир эшкәртмәгән 15 фермер белән эш алып барыла. Токымлы терлекләр алу хисабына сөт җитештерү арта, көненә хәзер 95әр тонна сөт савыла, бу күрсәткеч узган елның шушы чоры белән чагыштырганда шактый артык. Иң яхшы сыер савучы, механизатор исеменә бәйгеләр үткәрү күздә тотыла. Анда катнашуга стимул зур: призга - ВАЗ-2107 автомобиле. Язгы чакырылышның тәүге озату тантанасы турында хәрби комиссар Рәдиф Камалеев сөйләде. Киңәшмәдә башка мөһим мәсьәләләр дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев