Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Яшь йөрәкләрдә – безнең киләчәк!»

Кайсы авыл үзенең музыка мәктәбе белән мактана ала икән, ә менә тымытыклылар аның белән чын мәгънәсендә горурлана. Энҗе Мәрданшина мәктәп оешуның иң беренче көннәреннән үк биредә. Ул әле мәктәп директоры гына түгел, ә бәлки баян классы укытучысы, халык уен кораллары житәкчесе дә. Үз эшен яхшы белә һәм ярата, яхшы киңәшче,...

Кайсы авыл үзенең музыка мәктәбе белән мактана ала икән, ә менә тымытыклылар аның белән чын мәгънәсендә горурлана.

Энҗе Мәрданшина мәктәп оешуның иң беренче көннәреннән үк биредә. Ул әле мәктәп директоры гына түгел, ә бәлки баян классы укытучысы, халык уен кораллары житәкчесе дә. Үз эшен яхшы белә һәм ярата, яхшы киңәшче, остаз һәм дус. Юкка гына аның янына шундый бердәм һәм дус коллектив тупланмаган.

Педагоглар Раушания Мәрданшина, Лилия Фәтыйхова, Миләүшә Гыйләҗева, Гөлнара Шәрипова, Алсу Зыятдинова төрле елларда балаларда музыкага мәхәббәт утлары кабыздылар. Еллар узган саен мәктәптә балаларны җырларга, фортепиано, баян, думбра, блок-флейта, курайда уйнарга өйрәткән тотрыклы, иҗади коллектив туплана.

Укучыларның күбесе дистә еллар дәвамында биредә фидакарь хезмәт куялар. Мәсәлән, музыка мәктәбе укытучысы Лилия Мостаева 1998 елда Казан педагогия университетының музыка факультетын тәмамлаганнан соң, туган авылына кайта. Ул җыр дәресләрен алып бару белән бергә баянда уйнарга да өйрәтә.

Гүзәлия Искәндәрова коллективта 1993 елдан бирле, халык уен коралларын - думбра, балалайка, курай, флейтаны пропагандалауда зур эш алып бара.

Гөлнара Галиева 16 ел дәвамында мәктәптә фортепианода уйнарга һәм җырларга өйрәтә . Коллектив аны киң күңелле, ярдәмчел педагог буларак белә.

Ә менә Гөлнара Хәлиуллинаның стажы чагыштырмача зур түгел - 8 ел гына. Үз эшен яхшы белүче педагог итеп танытты. Аның укучылары баян серләрен көннән-көн ныграк үзләштерә.

2010 елдан коллективка вокал һәм фортепиано буенча перспективалы педагог Луиза Бакина килә.

Педагогларның тырышлыгы, иҗади осталыгы аларның укучыларында яхшы чагылыш таба. Узган ел балалар һәм яшүсмерләрнең «Талант канатларында» халыкара фестивалендә Лилия Мостаева җитәкчелегендәге «Шаян» баянчылар ансамбле I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, ә быел «Роза ветров» Бөтенроссия конкурсында алар III дәрәҗә лауреатлар булдылар. 2011елда узган «Яшә, чишмә» фольклор һәм халык көе республика фестивалендә Алсу Әхмәтгәрәева - I дәрәҗә лауреат, быел «Talents» чит ил жыры Республика фестивалендә Айсылу Әхмәтгәрәева I дәрәҗә лауреат, ә Алсу Әхмәтгәрәева - III дәрәҗә лауреат (укытучы. Г.Галиева), Миләүшә Хәнипова (укытучы Г.Искәндәрова) «Блок-флейта» номинациясендә III дәрәҗә лауреат, Энҗе Мәрданшина җитәкчелегендәге «Яшьлек» баянчылар ансамбле II дәрәҗә лауреат исемен алдылар. Ә Гөлнара Хәлиуллинада тәрбияләнүче Илнар Шәйхуллин узган ел яшь башкаручыларның «Гармун моңы» республика конкурсында «Баян» номинациясендә III дәрәҗә лауреат булды.

Мәктәп күренекле статус алды, укучылар төрле фестиваль һәм район концертларында призлы урыннарга, лауреат һәм дипломант исемнәренә лаек булалар. Мәктәпне тәмамлаучылар урта һәм югары уку йортларына укырга керәләр. Рамил Умаров, Лилия Габдрахманова, Игорь Антипов, Резеда Мирхафизова һәм Алина Иванова югары белем дипломы алдылар.

20 еллык тарихы булган бу мәктәптә нинди генә вокаль һәм инструменталь ансамбльләр оешмады. «Энҗе-мәрҗән», «Зәлидә», «Сәйлән», «Сөмбелә», «Яшьлек», «Сафлык», «Сердәш» вокаль дуэты, «Шаян» баянчылар дуэты һәм башкалар. Аларның барысы да югары уңышларга ирештеләр.

Мәктәп тарихы дәвам итә. Укучылар төпле гыйлем ала. «Бу яшь йөрәкләрдә - безнең киләчәк», - диләр педагоглар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев