Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көн туса яңа хәбәр

Иртә культуралар чәчү төгәлләнде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атна азагында иртә культуралар чәчү планы тулысынча үтәлгән. Бу эштә "Чалпы", "Марс" ҖЧҖ, "Кәримов", "Шәвәлиев" КФХлары аеруча өлгерлек күрсәтте. Кышын кар катламының юка булуы сәбәпле өшегән 10 мең гектардагы уҗым басуына яңадан чәчү эше дә төгәлләнеп килә....

Иртә культуралар чәчү төгәлләнде

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атна азагында иртә культуралар чәчү планы тулысынча үтәлгән. Бу эштә "Чалпы", "Марс" ҖЧҖ, "Кәримов", "Шәвәлиев" КФХлары аеруча өлгерлек күрсәтте.

Кышын кар катламының юка булуы сәбәпле өшегән 10 мең гектардагы уҗым басуына яңадан чәчү эше дә төгәлләнеп килә.

Агросәнәгать предприятиеләре бүген төп игътибарны терлек азыгы культуралары чәчүгә юнәлтә. Район буенча ул 15 923 гектар мәйданның 8 976сында (56 проц.) башкарылды. Бу эшне "Союз Агро" җәмгыяте тәмамлады һәм, районда беренче булып, печән хәзерләүгә кереште.

Бер үк вакытта үсентеләрне чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәртү дә алып барыла. Бу эш "Агро ТНГС-И", Мөстәкыймов исем., "Тукай", "Марс" хуҗалыкларында уңышлы бара.

Видеоэлемтә

17 майда мәгариф идарәсе начальнигы Д.Р.Гыйләҗев белән видиоэлемтә үткәрелә. Мәгариф өлкәсенә кагылышлы сорауларыгыз булса, түбәндәге skype адресы буенча 17.00-19.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итә алсыз: gdr.1962

Гаилә бәйрәменә килегез!

17 майда 18.00 сәгатьтә Мәдәният йортында "Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" дигән гаилә бәйрәме үткәрелә. Сезне кызыклы спорт ярышлары, җырлар, биюләр көтә. Рәхим итегез!

Тантана да, күргәзмә дә була

18 май көнне 10.00 сәгатьтә ЗАГС бүлегендә яшь әниләргә ана сертификатларын тапшыру һәм якташ рәссам-скульпторлар Гөлнара Галиуллина белән Руслан Латыйповның "Ике йөрәк" скульптуралар күргәзмәсен ачу тантаналары була. Теләге булган һәркемне әлеге истәлекле, иҗади вакыйгаларга көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев