17 май 2016 яңалыклары
-
Азнакайда праймериз – сайлауларны ачык итүдә алшарт
22 майда "Бердәм Россия" партиясе илкүләм алдан тавыш бирү көне үткәрә. Праймериз нәтиҗәләре буенча партиядән җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы сайлауларына депутатлыкка кандидатлар исемлеге булдырылачак. Районыбызда алдан тавыш бирү ничек үтәчәк? Район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин белән сүзебез шул хакта. -Айдар Фәндәсович, "Бердәм Россия" тарафыннан үткәрелеп килүче праймеризларның быелгысы элеккеләреннән...
-
Иң шәп җырлаучы гаилә – Мәнәвездә
Мәдәният хезмәткәрләре авыллардагы яшьләр тормышын соңгы вакытта тагы да җанландырып җибәрде. Сәпәй авылы мәдәният йортында Гаилә көненә багышлап уздырылган «Караоке батл» моның янә бер мисалы. Әлеге иҗади бәйгедә Мәнәвез авылыннан Газизуллиннар гаиләсенә тиңнәр булмады. Бер-береңә хөрмәт, ярату булганда менә шулай гел җырлап кына яшисеңдер ул. Шушы ук авылдан Хәбибуллиннар гаиләсе...
-
Бу якшәмбедә азнакайда– праймериз утәчәк. Шул уңайдан "Маяк" газетасы сораштыру үткәрде
Газетабыз битләрендә "Бердәм Россия" партиясе 22 майда үткәрәчәк праймериз турында шактый язмалар бирелеп килде. Аларда алдан тавыш бирү тәртибе, санау участоклары, урыннарда барган очрашулар... - барсы хакында да мәгълүматлар яктыртылды. Бу юлы сүзне газета укучыларыбызның үзләренә бирергә булдык. Алар алдан тавыш бирү процедурасына ничек карый? Сәрия Хәкимова: -Мин үзем авылда...
-
Туйда туган уйлар
Туй дигәч тә, элек авыл урамнарыннан гармуннарын сыздырып, җырлашып кунактан-кунакка йөргәннәре искә төшә. Икешәр-өчәр көн туй итәләр иде ул чакларда. Табын түрендә - күрше-күлән бергә җыелышып әзерләгән ризыклар. Туйга бүләк итеп урын-җир, сөлге ише әйберләр салынуы гадәти күренеш буларак кабул ителгән. Алып баручы итеп табындагылар арасыннан бер җор теллесе сайлап...
-
Азнакайлылар соңгы буразналарга чәчә
Азнакай игенчеләре бүген (17 май) 61,1 мең гектарда, яки чәчеләсе мәйданның 93 процентында эш башкарганнар. Димәк, чәчүне төгәлләргә дә күп калмый. Бүген "Стәрле", "Герой Кәримов Ф.Ш.", "Марс", "Габдрахманов Л.","Закирова Л." хуҗалыклары иртә кулҗтураларны чәчүне төгәлләделәр.
-
Азнакайлылар, “Сәламәтлек – 2016” спартакиадасында алдынгы урыннар алдылар
Район үзәк сырхауханәсе коллективы иҗтимагый актив тормыш белән яши. Алар спорт ярышларында, үзешчән сәнгатьтә, өмәләрдә, гомумән, һәр чарада башлап йөрүчеләр, иң беренчеләрдән булып катнашучылар. Әле шушы көннәрдә генә Чистай шәһәрендә үткән сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең "Сәламәтлек - 2016" спартакиадасының икенче этабында Азнакайның шәфкать ияләре командасы барлык төр ярышларда да катнашып,...
-
Азнакайлылар, эш урынында җәрәхәт алганда нишләргә?
Эш урынында җәрәхәт алган очракта, кая мөрәҗәгать итәргә кирәк? Эш урынында күңелсез хәл килеп чыккан очракта, беренче чиратта хезмәтне саклау бүлегенә йә предприятие җитәкчесенә хәбәр итәргә, тиз арада «ашыгыч ярдәм» хезмәте чакыртып, зыян күргән хезмәткәрнең якыннарына бу хакта әйтергә кирәк. Башка хезмәткәрләргә куркыныч янамый икәнлеге ачыклангач, әлеге бәхетсезлек очрагы махсус...
-
Гүзәлебезнең улы туды!
14 майда редакциягә куанычлы хәбәр килеп иреште: хезмәттәшебез Гүзәлебезнең улы дөньяга аваз салган. Корбановлар гаиләсенең бу икенче бәхете. Хезмәттәшебезне, гаиләсен шушы шатлыклы вакыйга - нарасыйлары туу белән ихластан котлыйбыз! Сабыйлары сәламәт, бәхетле булып үссеннәр! "Маяк" газетасы коллективы
-
ТР Гостехнадзор идарәсе начальнигы Азнакайда гражданнарны кабул итү уздыра
Пәнҗешәмбе көнне Нефтьчеләр урамы 23 А адресы буенча урнашкан "Гостехнадзор" кабинетында Татарстан Республикасы Гостехнадзор идарәсе начальнигы Радик Рагип улы Зиатдинов гражданнарны кабул итә. Башлана 9.00 сәгатьтә. Белешмәләр өчен тел: (843) 2217785; (884376) 21454
-
Чәчләр ялтырап һәм күпереп торсын өчен азнакайлыларга киңәшләр
Чәчләр ялтырап һәм күпереп торсын өчен, шампуньга витаминнар салып юарга кирәк. Чәчне юарга җитәрлек шампуньны бер савытка салабыз, аңа даруханәләрдә сатыла торган ампулалы A, B, PP, C, B12, P6 витаминнарын кушабыз. Шул катнашма белән чәчне юабыз. Витаминнарны шампунь савытының үзенә салырга кирәкми, ни өчен дигәндә, витаминнар, әйтик, С витамины һавада...
-
Азнакай балалар китапханәсендә Гаилә көне уңаеннан бәйрәм үтте
Район балалар китапханәсендә Гаилә көненә багышланган "Алма агачыннан ерак төшми" әдәби-музыкаль чара узды. Китапханәчеләр Азнакайдагы 4 нче лицейның 3 «А» сыйныфы укучыларын чакырды. Китапханә фойесы алдан ук шарлар белән бизәлгән, укучыларның «Минем гаилә», "Гаиләне китап берләштерә", "Әти белән төзибез», «Әни белән кыз: кул эше осталары» күргәзмәләре, балаларның иншалары урнаштырылган иде....
-
Азнакай районы Чалпы тернәкләндерү үзәгендә “Күңелле эстафета” үтте
Чалпы авылы тернәкләндерү үзәгендә "Ягез әле, әбиләр! Ягез әле, бабайлар!" спорт ярышлары уздырылды. Ярышлар һәркемнең күңеленә хуш килде. Әнә шулай санаторийда дәваланучылар дарулар белән генә түгел, спорт белән дә сәламәтлекләрен ныгыталар. Әмирә Гәрәева, Чалпы тернәкләндерү үзәге