16 ноябрь 2017 яңалыклары
-
«Маяк» газетасы һәрчак сезнең белән!
«Маяк» газетасы халык белән һәрчак элемтәдә тора. Редакция хезмәткәрләре ел дәвамында азнакайлылар арасында төрле акцияләр, конкурслар һәм башка төрле чаралар уздыралар. Ишек алды бәйрәмнәре дисеңме, семинар-киңәшмәләрме, предприятие-оешмаларда җыелышлармы, халык җыеннарымы - барысында да катнашып, газетаның җәмгыяттә тоткан ролен кешеләргә җиткерергә тырышабыз. Әле менә бу атнада гына Азнакай 1 нче урта...
-
Азнакай районының барлык фермаларына да видеокүзәтү урнаштырачаклар
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Караучысыз калган фермалар - караклар өчен менә дигән җим. Әлеге мәсьәләне Азнакай районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров күтәрде. - Фермаларда каравылчылар, яктылык, коймалар, ныклы һәм ышанычлы бик, рәшәткәләр, элемтә булмау мал-туар бурларына кыңгыр эшләрен башкарырга аеруча җиңеллек тудыра, - ди ул. Бу уңайдан барлык фермаларга да...
-
Быел Азнакайда 6 кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән
Азнакай районында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 165 бала бар. Бу хакта район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Илүзә Мофаздалова хәбәр итте. Шуның 26сы - тулы ятим, ә калганнарның әти-әниләре я инвалид, я психик сәламәт түгел, я тоткынлыкта, я баласын карамаган өчен ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. 87...
-
Азнакай районында референдумнар 42 сайлау участогында узачак
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Бу якшәмбедә, ягъни 19 ноябрьдә, районыбызда үзара салым җыю буенча референдум узачак. Тавыш бирү Актүбә бистәсендә һәм авылларда оешкан 42 сайлау участогында 7.00 - 20.00 сәгатьләрдә узачак. Һәр җирлектә үзара салым күләмен халык үзе билгели. Ул кеше башыннан 100 сум да, 1000 сум да була ала. Җыелган һәр...
-
Азнакай халкы географик диктант язачак
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) 2015 елдан башлап рус географик җәмгыятенең попечительләр советы рәисе Владимир Путин инициативасы буенча ил күләмендә географик диктант үткәрә. 2017 елда ул халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. Анда теләгән һәр кеше катнаша ала, дип хәбәр итә район башкарма комитетының мәгариф идарәсе методисты Гөлназ Шәмсиева. Азнакай муниципаль районында диктант язу мәйданчыгы итеп...