Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай халкы географик диктант язачак

(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) 2015 елдан башлап рус географик җәмгыятенең попечительләр советы рәисе Владимир Путин инициативасы буенча ил күләмендә географик диктант үткәрә. 2017 елда ул халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. Анда теләгән һәр кеше катнаша ала, дип хәбәр итә район башкарма комитетының мәгариф идарәсе методисты Гөлназ Шәмсиева. Азнакай муниципаль районында диктант язу мәйданчыгы итеп...

(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) 2015 елдан башлап рус географик җәмгыятенең попечительләр советы рәисе Владимир Путин инициативасы буенча ил күләмендә географик диктант үткәрә.

2017 елда ул халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. Анда теләгән һәр кеше катнаша ала, дип хәбәр итә район башкарма комитетының мәгариф идарәсе методисты Гөлназ Шәмсиева.

Азнакай муниципаль районында диктант язу мәйданчыгы итеп 7 нче мәктәп билгеләнде. Ул 26 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә башлана.

Онлайн язу: 26 ноябрьдә 14:00 сәгатьтән алып, 30 ноябрьнең 14.00 сәгатенә кадәр.

Катнашучыларны теркәү 26 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә башлана.

Диктант турында тулырак мәгълүматны "Маяк" газетасы битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халкы географик диктант язачак