Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында референдумнар 42 сайлау участогында узачак

(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Бу якшәмбедә, ягъни 19 ноябрьдә, районыбызда үзара салым җыю буенча референдум узачак. Тавыш бирү Актүбә бистәсендә һәм авылларда оешкан 42 сайлау участогында 7.00 - 20.00 сәгатьләрдә узачак. Һәр җирлектә үзара салым күләмен халык үзе билгели. Ул кеше башыннан 100 сум да, 1000 сум да була ала. Җыелган һәр...

(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Бу якшәмбедә, ягъни 19 ноябрьдә, районыбызда үзара салым җыю буенча референдум узачак.

Тавыш бирү Актүбә бистәсендә һәм авылларда оешкан 42 сайлау участогында 7.00 - 20.00 сәгатьләрдә узачак.
Һәр җирлектә үзара салым күләмен халык үзе билгели. Ул кеше башыннан 100 сум да, 1000 сум да була ала. Җыелган һәр 1 сумга төбәк бюджетыннан 4 сум өстәлә. Мондый мөмкинлектән файдаланучылар, һичшиксез, отышта.
Әлеге акчага узган елларда авылларда күпме юллар, су челтәрләре, зиратлар төзекләндерелде, чишмәләр, һәйкәлләр яңартылды. Шулай ук бу акчага балалар һәм спорт мәйданчыклары төзергә, күзәтү камералары урнаштырырга мөмкин.
Азнакайлылар үзләре яшәгән төбәкнең төзеклеген кайгыртып, һәр елны референдумда зур активлык күрсәттеләр. Быел да 19 ноябрьдә үзләренең, балаларының матур, уңайлы тормышы өчен тавышларын бирерләр дип ышанабыз.
Референдум турында тулырак мәгълүматны "Маяк" газетасы битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында референдумнар 42 сайлау участогында узачак