Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Азнакайда 6 кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән

Азнакай районында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 165 бала бар. Бу хакта район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Илүзә Мофаздалова хәбәр итте. Шуның 26сы - тулы ятим, ә калганнарның әти-әниләре я инвалид, я психик сәламәт түгел, я тоткынлыкта, я баласын карамаган өчен ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. 87...

Азнакай районында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 165 бала бар.

Бу хакта район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Илүзә Мофаздалова хәбәр итте.
Шуның 26сы - тулы ятим, ә калганнарның әти-әниләре я инвалид, я психик сәламәт түгел, я тоткынлыкта, я баласын карамаган өчен ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. 87 бала опекунлыкта, 76сы башка гаиләләрдә тәрбияләнә.
Агымдагы елның ун аенда гына да алты кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, нәтиҗәдә 8 бала ятим калган.
- Районда шулай ук балаларны кире гаиләгә кайтару буенча да эш алып барыла. Быел алты балага карата 2 кешенең ата-ана хокукы торгызылды, - ди җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел Азнакайда 6 кеше атаана хокукыннан мәхрүм ителгән