Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Маяк» газетасы һәрчак сезнең белән!

«Маяк» газетасы халык белән һәрчак элемтәдә тора. Редакция хезмәткәрләре ел дәвамында азнакайлылар арасында төрле акцияләр, конкурслар һәм башка төрле чаралар уздыралар. Ишек алды бәйрәмнәре дисеңме, семинар-киңәшмәләрме, предприятие-оешмаларда җыелышлармы, халык җыеннарымы - барысында да катнашып, газетаның җәмгыяттә тоткан ролен кешеләргә җиткерергә тырышабыз. Әле менә бу атнада гына Азнакай 1 нче урта...

«Маяк» газетасы халык белән һәрчак элемтәдә тора. Редакция хезмәткәрләре ел дәвамында азнакайлылар арасында төрле акцияләр, конкурслар һәм башка төрле чаралар уздыралар.

Ишек алды бәйрәмнәре дисеңме, семинар-киңәшмәләрме, предприятие-оешмаларда җыелышлармы, халык җыеннарымы - барысында да катнашып, газетаның җәмгыяттә тоткан ролен кешеләргә җиткерергә тырышабыз.

Әле менә бу атнада гына Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында узган мәгариф учреждениеләре профсоюз комитетлары рәисләре семинар-практикумында чыгыш ясап, "Маяк" газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов район газетасының халык өчен мәгълүмати һәм тәрбияви ролен яктыртты.

«Маяк» - ул районыбыз сулышы. Җирлегебездә бара торган үзгәрешләр, вакыйгалар аның битләрендә тулы яктыртылып килә. Шуңа күрә «Маяк» укыган кеше район яңалыкларыннан гына түгел, хәтта республикадагылардан һәрчак хәбәрдар булып яши.

Тиздән яңа елга аяк басабыз. Укучыларыбызның сафы тагын да артыр дип ышанабыз.

«Маяк» газетасына 2018 елның беренче яртыеллыгына барлык почта бүлекләрендә, почтальоннар аша, үзегезгә уңайлы альтернатив пунктларда һәм редакциянең рекламалар бүлегендә язылырга мөмкин.

Предприятие-оешма җитәкчеләре дә бу мәсьәләгә игътибарлы булып, пенсионерларын рухи азыктан яздырмаслар һәм "Маяк" газетасына язылу бүләк итәрләр дип ышанабыз.

Шулай ук «Әти-әниеңне, туганнарыңны һәм якыннарыңны яздыр!» акциясе дә дәвам итә. Ноябрьдә без Ана көнен билгеләп узабыз. «Маяк» газетасы кадерле әниләребезгә бик тә куанычлы бүләк булыр.

Тиздән Инвалидлар декадасы башлана. Мөмкинлекләре чикле кешеләрне «Маяк» газетасына яздырып, игелек кылыйк. Аларның күбесе район тормышы белән бары район газетасы аша гына танышырга мәҗбүр бит.

Хөрмәтле райондашлар! "Маяк" өйләрегезгә җылы хәбәрләр һәм яктылык алып килсен!

Белешмәләр өчен телефон: 9-39-80.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Маяк» газетасы һәрчак сезнең белән!