16 май 2016 яңалыклары
-
Гаиләсез кеше – канатсыз кош, яки ир-атның йөрәгенә юл ашказаны аша.
Районыбызда Гаилә айлыгы кысаларында күптөрле, эчтәлекле чаралар узды. Алар бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер тапкыр искәртә. Җомга көнне Мәдәни үзәктә үткән Гаилә һәм Милли кухня көнендә азнакайлылар һәм килгән кунаклар гаиләләре белән бергә рәхәтләнеп ял иттеләр. Биредә күпмилләтле халкыбызның милли ризыклары белән сыйланырга да, бер-берсен кайгыртып,...
-
Азнакайда “Урман утырту көне” акциясе узды
Узган җомгада азнакайлылар республикада уздырылган "Урман утырту көне" акциясендә катнаштылар. Бу көнне бюджет һәм сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре Җиңү паркында 80 төп юкә, 100 төп каен һәм имән агачы утырттылар. Сүз уңаеннан Бөтенроссия Урман утырту көне 2011 елдан билгеләп үтелә.
-
Азнакайлылар соңгы буразналарга чәчә
Азнакай игенчеләре бүген (16 май) 59,8 мең гектарда, яки чәчеләсе мәйданның 91 процентында эш башкарганнар. Димәк, чәчүне төгәлләргә дә күп калмый. Бүген "Стәрле", "Герой Кәримов Ф.Ш.", "Марс", "Габдрахманов Л.","Закирова Л." хуҗалыклары иртә кулҗтураларны чәчүне төгәлләделәр.
-
18 май – Музейлар көне
18 май - Музейлар көне. Бу көн районның төбәкне өйрәнү музеенда да бик кызыклы һәм җанлы үтәчәк. Теләге булган һәркем биредә музейга нигез салучыларның хәтирәләре белән уртаклашуын тыңлый, кул эшләре осталыгына өйрәнеп, мастер-классларда катнаша, башка чараларны тамаша кыла ала. Шаян-шоу, заллар буйлап экскурсияләр, ретро-дискәтүк - барсы да онытылмаслык тойгылар калдырыр....
-
Озак яшәүнең сере нидә?
Озак яшәүнең сере нидә? Узган атна ахырында "Өмет" социаль-тернәкләндерү үзәге гаиләләр белән үткәргән "Түгәрәк өстәл артында сөйләшү"дә бу сорауга бик ачык җавап алынды. Эчкерсез сөйләшүдә шунсы ачыкланды: бәхетле парлар барсы да бертөрле бәхетле булса, ә инде бәхетсезләр төрлечә - һәркайсы үзенчә бәхетсез. Әмма бәхетле булуның төп серен онытмыйк: ярату, хөрмәт,...
-
Балаларга – нефтьчеләрдән бүләк
Алда - җәй айлары. Районыбызда балаларның ялын файдалы итеп оештыруга зур игътбар бирелә. Бу нисбәттән нефтьчеләрнең керткән өлешен дә бәяләп бетерерлек түгел, алар ел саен балаларга заманча лагерьларда ял итү мөмкинлеге тудыра. Агымдагы атнаның дүшәмбе киңәшмәсендә "Азнакайнефть" идарәсенең профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәнов "Каенкай" һәм "Бөркеткәй" лагерьларының җәйге ялларны уздыруга...
-
Азнакайның 7нче мәктәбендә “Әти-әни мин – спорт гаиләсе” бәйгесе узачак
Спорт белән дус булсаң сәламәт тә, күтәренке кәефле дә буласың, бу тормышта бар нәрсәгә дә җитешәсең, мәгънә һәм тәм, ямь табасың. Яшьләр үзәге әнә шул хакта искәртеп, райондашларны әледән-әле спорт чараларына тартып тора. Чәршәмбе көнне 7нче мәктәптә оештырылучы "Әти-әни мин - спорт гаиләсе" ярышларына да физкультура, спортны яраткан гаиләләр, җанатарлар...
-
2016 ел җәе нинди булачак? (ФАРАЗ)
Россия Гидрометеорология үзәге һәм башка фәнни-тикшеренү институтлары, агымдагы елның яз һәм җәй айларында һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын һәм, бәлки, алардан бераз югарырак булачагын фаразлый. Россиядә, гомумән, быелгы җәй һава температурасы һәм дымлылык буенча төрле төбәктә төрлечә үтәчәк. Әйтик, илнең Ауропа өлешендә явым-төшемнәр норма тирәсендә көтелсә дә, гадәттәгедән корырак...
-
21 майдан 22сенә каршы төндә Бәраәт кичәсе була
Мөбарәк өч айның берсе булган шәгъбан аеның унбишенче кичәсе (14еннән 15енә каршы кичә) - Бәраәт кичәсе. Быел ул 21 майдан 22сенә каршы төнгә туры килә: кояш баегач, Бәраәт кичәсе башлана. «Ләйләтул-Бәраәт» бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган вакыт. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып...
-
Бер әти – йөз мөгаллимне алыштыра
Урамнан икәү атлый: әти белән улы. Әти кешенең кулында - тәмәке, 5-6 яшьлек малаенда - поп-корнлы савыт. Ул арада, ир-егет төпчеген барган җиреннән аяк астына ташлап, ботинка үкчәсе белән басып куйды. Малай да тәмле әйбердән бушаган савытны ыргытты да нәкъ әтисе кебек аягы белән таптап китте. Әле генә чип-чиста булып...
-
Азнакайлылар, пенсия яшен арттырырга мы?
Россиялеләрнең бары тик уннан бере генә пенсия яшен арттырырга кирәк, дип саный. Моннан сигез ел элек лаеклы ялга чыгу вакытын арттыру яклы булучылар саны ике тапкырга күбрәк булган. Ил халкының бу мәсьәләгә карата фикерен махсус сораштыру күрсәткән. Россиялеләрнең тормыш озынлыгы арта бару сәбәпле, хөкүмәт вәкилләре арасында пенсия яшен арттыру мәсьәләсе...