15 декабрь 2014 яңалыклары
-
«Маяк»ка арзан бәядән язылырга ашыгыгыз
Бөтенроссия язылу ункөнлеге кысаларында 5 декабрьдән 15енә кадәр газетага язылучыларга почта хезмәтләренә 10 процент ташлама каралган. «Маяк»ка арзанрак бәягә - 448 сум 32 тиенгә язылып калырга ашыгыгыз. Редакциянең үзеннән алып китүчеләр "Маяк"ны 264 сумга яздыра алалар. Авыл кешеләре дә бергә җыелып сөйләшеп, "Маяк"ны редакциядән килеп алырга кеше таба алсалар, аларга...
-
Бәйрәм бәлага әйләнмәсен
Яңа ел бәйрәмнәре якынлашуга, пиротехника әйберләре иң популяр товарга әйләнә. Әмма аларны сату, саклау кагыйдәләрен үтәмәү, дөрес кулланмау нәтиҗәсендә янгын куркынычы арта. Бәйрәмнәребез бәла-казасыз, күңелле узсын өчен кайбер кайгыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк. Беренчедән, пиротехник эшләнмәләрне бары тик махсуслашкан кибетләр, яки секцияләрдән генә сатып алыгыз! Аларны кулдан, базар, киоск, ларек, вокзаллардан...
-
Азнакайдагы тифлоүзәк күз күреме буенча авырулар өчен иң беренче таяныч
Бүгенге яшәешебезне компьютердан башка күз алдына да китереп булмый. Әлеге замана техникасы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аеруча мөһим. Аяксызлар өчен - аяк, сукырлар өчен - күз ул. Шушы кечкенә генә могҗиза аша бар дөньяны танып беләсең, әллә кайлардагы танышларың белән аралашасың, кыскасы, беркемнән калышмыйча тормыш казанында кайныйсың. Район үзәк...
-
Азнакай музеенда күчмә утырыш үтте
Районыбызда югалган авылларны барлау эше дәвам итә. Әле шушы көннәрдә генә музейда үткән күчмә утырышта бүгенге көнгә башкырылган эшләр барланды. -Тарихны яңартуда аксакалларбызның истәлекләре бәхассез, - дип ассызыклады район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләжев. - Алар ярдәменә таянырга, бу чараларга өлкәннәребезне дә тартырга кирәк. Әнә шулай...
-
Балага тулы ирек бирсәң
Карап торышка төпле генә егет кебек үзе. Буй-сыны да, килеш-кыяфәте дә, фикер сөреше дә сокландырырлык. "Философ", - диясе килә. Әмма яшьлек кирелегеме, үз-үзен генә яратуымы, ахыргача аңлый алмадык, күңелне кайтара. Тугыз сыйныфны Ваня (исеме үзгәртелде) яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Музыкант булырга хыялланса да, музыка мәктәбенә йөрмәү сәбәпле, бу юнәлештән китми....
-
Азнакайның коррекция мәктәбендә белем алучылар өчен “Әбием сандыгы” дигән кичә үтте
Инвалидлар декадасы уңаеннан төбәкне өйрәнү музеенда коррекция мәктәбендә белем алучылар өчен "Әбием сандыгы" дигән кичә үтте. Укучылар милләтебезнең гореф-гадәтләре, чигүле сөлгеләре, япмалары, хатын-кызларның борынгы бизәнү әйберләре, өс киемнәре белән таныштылар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, "Ак калфак" оешмасының Азнакай бүлеге җитәкчесе Эльвира Галиева да үз...