12 август 2014 яңалыклары
-
Азнакайда быел диспансеризацияне 5236 кеше үткән
Сез әле диспансеризация үтәргә өлгедегезме? Юк икән, ашыгыгыз. Санаулы вакыт тиз үтә ул, ел тәмамланырга да дүрт айдан чак кына артык калып бара. Бүгенге көнгә аны тиешле халыкның 45 проценты үткән. Район үзәк сырхауханәсе баш табибы урынбасары Ирек Газизуллин быел диспансеризацияне 11556 азнакайлының үтәргә тиешлеген, 11 августка аны 5236 кеше...
-
“Азнакайныкын сатып ал!” акциясе 14 августта узачак
Чит-ят җирдән китерелгән азык-төлекнең нинди шартларда җитештерелүен белмибез. Ә менә үзебезнең Азнакайда эшләнгәненеке сер түгел. Күпләребез яки булмаса якыннарыбыз, танышларыбызның эш урыннары алар. Шәһәр сәүдә нокталарында үз җирлегебездә эшләнгән ризыкларны тәкъдир итеп, азнакайлыларны яңа ассортимент белән таныштыру ике якка да файдалы. Чираттагы "Азнакайныкын сатып ал!" акциясе 14 август көнне 17.00...
-
Азнакай аучылары котырган төлкеләрне аулаячак
Котыру чиренең төп чыганагы булган төлкеләрне аулау, юк итүдә районыбыз аучыларына зур җаваплылык йөкләнә. 14 август көнне 19.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында алар белән җыелыш уздырыла.
-
Азнакай эшмәкәрләре Олег Гречко белән очраштылар
Узган атнада Азнакай эшмәкәрләре ТР буенча Федераль антимонополь хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Олег Гречко белән очраштылар. Олег Игоревич әлеге идарәнең эшчәнлеге, дөрес булмаган конкуренция, реклама, килешүләр, антимонополь закончалыклар турында чыгыш ясады, эшмәкәрләрнең күпсанлы сорауларына җаваплар бирде. Очрашу эшлекле сөйләшү, фикер алышу шартларында барды. - Безнең төп максат: мондый төр закончалык...
-
Азнакай иген уңышы буенча республика күләмендә икенче урында бара
Районда иген уңышын югалтуларсыз җыеп алу өчен булган бөтен мөмкинлекләрне дә кулланалар. Игенчеләребез һәр аяз минутны нәтиҗәле файдаланып, планда каралганның 36 процентында урып-җыю эшләрен башкарып чыкканнар. Район иген уңышы (гектарыннан уртача 26,4 центнер) буенча республика күләмендә икенче, ә көньяк-көнчыгыш районнар арсында беренче урында бара. Тулай җыем 58 мең тонна тәшкил...
-
Азнакайда зур төзелеш бара
Җәй - төзелешләр колач җәйгән, ремонт эшләре тулы куәтенә барган чор ул. Районыбыз төзүчеләре дә сезон башы белән җиң сызганып эшкә кереште, ни дисәң дә алга куелган бурычлар бик җитди һәм аларны срогында башкарып чыгу кирәк. Төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме дә менә шушы иң кызган чорга тиктомалдан гына туры китерелмәгәндер, эшләренең...
-
Азнакайның беренче мәктәбе Шәйхетдин микрорайонына күчәчәк
Шәһәребезнең 1 нче мәктәбе икенче урынга күчә икән. Шул хакта ачыграк беләсе килгән иде. Рушания Сабурова Әлеге уңайдан без район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урнбасары Дамир Гыйләҗевтан түбәндәге җавап алдык: - Зур тарихы булган 1 нче мәктәп үзенең барлык матур традицияләре һәм коллективы белән көнчыгыш микрорайонда сафка баскан...
-
Быел Азнакай районында 24 янгын чыккан
"Янгын" исемле аҗдаһа ут чәчеп, кешеләргә күпме зыян сала. Мәсәлән, быел гына да Татарстан Республикасында 1990 янгын чыгу очрагы теркәлгән, анда 122 кеше һәлак булып, 152 се төрле яра, имгәнүләр алган. Безнең Азнакай районында да 24 янгын чыккан, аның 14 очрагы Азнакай шәһәрендә. 12 май иртәсендә Нефтьчеләр урамындагы 10 нчы...