11 февраль 2015 яңалыклары
-
“Иң яхшы мәхәббәт аңлату» бәйгесе
Солдатка хат Синең туган ягыңнан, балачак, үсмер елларың үткән газиз авылыңнан, мәхәббәт дөньясында татлы бәхет-шатлыкларны кичергән гөлкәеңнән сиңа чуктан-чук сәлам! Син киткәч, миңа да, әти-әниеңә дә, хәтта син утырткан гөлгә дә моңсу. Вакыт туктаган шикелле булып калды. Ничек кенә тырышсам да, әле ярты гына ел үтте, ә миңа шактый гомер...
-
“Иң яхшы мәхәббәт аңлату» бәйгесе
Күзләр белән күзләр очрашты, Күңел белән күңел сөйләште. Бер - беребезгә кирәк кәнлекне Йөрәк тойды, акыл килеште. "Яратам!" - дип кабатлап, кычкырып йөрмәсәк тә, без синең белән шушы олы хис эчендә бербөтен булып яшәвебезне аңлыйбыз. Син тормыш дәръясындагы зур Гаилә корабының капитаны, ә мин синең штурманың . Безнең зур командабыз...
-
Азнакайда “Маяк” газетасына икенче яртыеллыгына язылу башланды
Алдан кайгырткан - откан Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бшланды. Әлегә бәяләр үзгәрмәде - "Маяк" газетасына 6 айга язылу - 474 сум. Ташламалы язылу кампаниясенең вакыты чикле, ашыгыгыз! Быелның икенче яртысында да бергә булыйк, райондашлар! Беренче яртыеллыкка язылырга өлгермәгәннәр өчен «Маяк»ка язылу дәвам итә.
-
Азнакайда “Җәяүле кичүе” профилактик акциясе уза
Җәяүлеләрне бәрдерү очраклары юл-транспорт һәлакәтләре арасында шактый зур урын били.Быелның гыйнвар аенда республика юлларында 117 җәяүлене бәрдергәннәр. Бәлагә таручыларның алтысы үлгән, 120 кеше тән җәрәхәтләре алган. Аварияләрдә еш кына җәяүлеләр үзләре дә гаепле булып чыга. Юл аша "җәяүле кичүе"ннән үтәргә кирәклеген күбебез белсә дә, кануннарга кул гына селтибез шул. Район...
-
Азнакайлылар машина кую турында ни дип уйлар?
Уңга карасаң да - машина, сулга карасаң да - машина. Урамны аркылы чыгам, ишек алдын иркенләп үтәм димә. Кайберәүләр хәтта яшел чирәмле газонга менгереп, я тәрәзә төбенә үк китереп куя. Машинасыз да булмый, төтенгә тончыгасы да килми. Бу хакта азнакайлылар ни уйлый икән? Марат Хамматов: - Безнең янда стоянка юк,...
-
Азнакайлылар “Маяк” газетасы аша сөйгәннәрен тәбрикли алалар
14 февраль - Гашыйклар көне Мәхәббәттән дә гүзәлрәк хис бармы икән? Кайчагында без аны җан-ярларыбызга белгертергә җай тапмыйбыз. Тиздән Гашыйклар көне. Сөйгәннәрегезгә назлы сүзләрегезне, кайнар теләкләрегезне юллар өчен иң кулай вакыт. "Маяк" газетасы нәкъ менә Гашыйклар көне уңаеннан бирелгән тәбрикләүләргә 14 процент ташлама ясый. Ашыгыгыз! Җылы сүзләр йөрәктәге бозларны да...
-
Азнакайда “Иң яхшы мәхәббәт аңлату» дигән конкурс бара
Гашыйклар көне алдыннан без aznakaevo-rt.ru сайтында "Иң яхшы мәхәббәт аңлату» дигән конкурс игълан итәбез. Шарты бик гади: бәйгегә мәхәббәт аңлаткан хат, шигырь, фотосурәтләр кабул ителә. Алар "Иң яхшы мәхәббәт аңлату» дигән билге белән guzel.kurbanova.91@mail.ru электрон адресы буенча 6-11 февраль көннәрендә кабул ителә (исем, фамилия, яшегез һәм телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз)....
-
Азнакай районы Сәпәй авылында хисап җыелышлары узды
Сәпәй авылында җыенга килүче халыкны укучылар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр үзләренең күз явын алырлык кул эшләре күргәзмәсе белән каршы алдылар. Икенче бер почмакта укучылар үзләренең мәктәп бакчасында җитештерелгән яшелчә, җиләк-җимеш кайнатмалары, өйдә пешерелгән ризыклар белән сату итәләр. Укучылар һәм укытучылар менә шулай мәктәп ихатасында яшелчәсен, җиләк-җимешен үстереп, мәктәп ашханәсе...