Сәпәй авылында җыенга килүче халыкны укучылар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр үзләренең күз явын алырлык кул эшләре күргәзмәсе белән каршы алдылар. Икенче бер почмакта укучылар үзләренең мәктәп бакчасында җитештерелгән яшелчә, җиләк-җимеш кайнатмалары, өйдә пешерелгән ризыклар белән сату итәләр. Укучылар һәм укытучылар менә шулай мәктәп ихатасында яшелчәсен, җиләк-җимешен үстереп, мәктәп ашханәсе...
Сәпәй авылында җыенга килүче халыкны укучылар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр үзләренең күз явын алырлык кул эшләре күргәзмәсе белән каршы алдылар. Икенче бер почмакта укучылар үзләренең мәктәп бакчасында җитештерелгән яшелчә, җиләк-җимеш кайнатмалары, өйдә пешерелгән ризыклар белән сату итәләр. Укучылар һәм укытучылар менә шулай мәктәп ихатасында яшелчәсен, җиләк-җимешен үстереп, мәктәп ашханәсе табынын витаминлы азык- төлек белән баеталар икән. Ә инде менә шундый кечкенә ярминкәләрдә сатып, төрле очрашулар, бәйрәмнәр уздырырга, бүләкләр алырга бераз акча эшлиләр.
Сәпәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева авыл җирлегендә узган елда эшләнгән эшләргә хисап тотты. Сәпәй һәм Мачаклы Баш авыллары кергән җирлектә барлыгы 281 хуҗалыкта 713 кеше яши. Барлык социаль-культура объектлары, мәктәп, балалар бакчасы бар. Бүгенге көндә кечкенә генә авылда мәктәпнең сакланып калуы зур сөенеч. Әмма мәктәптә ике укучының балигъ булмаганнар буенча комиссиядә исәптә торуы, авылда спиртлы эчемлекләр белән мавыгучы, авыр хәлле гаиләләр булуы зур борчу тудыра. Авыл башлыгы җирлектәге барлык чараларны да уздыруда мәктәп, бакча һәм мәдәният йорты коллективының зур эш башкаруын билгеләп үтте. Сәпәйнең үзешчән сәнгать осталары район буенча уздырылган смотр-конкурсларда актив катнашып, призлы урыннарны алып киләләр, "Иң яхшы мәдәният йорты хезмәткәре" бәйгесендә дә (җитәкчесе Галия Хәева) дипломга ия булганнар. Кечкенә генә булса да Мачаклы Баш авылында да төрле бәйрәм, очрашулар гөрләп үтә. Аның төп башлап йөрүчесе Флюра Исламова. Авылда медицина, почта, китапханә хезмәте күрсәтү дә яхшы оештырылган. Сәпәйлеләр авыллар арасында иң күп газета-журнал укучылар икән. Бу күрсәткеч буенча алар районда икенче урында бара. Форсаттан файдаланып, 31 мартка кадәр ташламалы бәядән "Маяк" газетасына да тизрәк язылып калырга ашыгалар алар.
Биредә авыл тормышы, аның тарихи үткәне өчен янып яши торган, актив халык яши. Менә узган ел Мирфаяз Солтанов җитәкчелегендә 1920-21 елларда ачлык, төрле авырулардан үлгән авылдашлары истәлегенә таш куйганнар. Аны ясату, алып кайту, буяу, ташның тирә-ягына лалә чәчәкләре утырту белән дә авыл активистлары үзләре йөргән.
Авылда мәчет бик яхшы эшләп килә. Хәзрәтләре Альберт Хөсәенов җыелышта чыгыш ясап, авылны саклап калу, яшәтү өчен бердәм булып, бергә эшләргә өндәде. Моның өчен әлләни күп тә кирәкми, бары тик үзара аралашырга, җомга намазларына йөрергә, авылның төзеклеге өчен һәркемнең кулдан килгәнчә ярдәм итүе генә кирәк. Узган елда өлкән яшьтәгеләр кем үзенең кул пычкысы, кем тракторы, кораллары белән килеп, өмәләр уздырып зиратны төзекләндергәннәр. Бу эштә Хөсәеновлар гаиләсе башлап йөргән. Авылның икенче зиратына да ныклы төзекләндерү эшләре кирәк икән. Анысын авыл башлыгы үзара салым акчасына башкарасыларын әйтеп үтте.
2014 елда шулай ук авылны су белән тәэмин итү, чүплекләрне тәртипкә китерү буенча зур эш башкарылган. Су үткәргәннән соң зыян килгән урамнарга 230 машина вак таш кайтарылып, тигезләнгән. Әлеге эштә дә үз авыл егетләренең ярдәмен тойганнар.
Сәпәйлеләр һәр эштә дә үзләренә ныклы терәк булып торган "Азнакай"АФ" ҖЧҖ җитәкчелеге һәм хезмәткәрләренең ныклы ярдәмен тоялар. Җыелышта ХПК-2 җитәкчесе Илсур Закиров Сәпәй бүлекчәсенең еллык эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Сәпәйлеләр гектарыннан 21,3 центнер иген уңышы алганнар, җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы хәзерләгәннәр, терлекләрдән үрчем алуда, ит җитештерү өлкәсендә уңышлары зур. ХПК җитәкчесе авыл хуҗалыгы эшләрен башкаруда өлкән буын, пенсионерларның ярдәме зур булуын билгеләп үтте. Өлкән буын җир кадере, азык-төлек җитештерү кебек мәсьәләгә бик җитди караса да, беләкләрендә көч ташып торган яшьрәкләр эшлим дип тормый шул. Җитәкче дә Сәпәй авылындагы техникага утырырга кеше юк дип, борчылып сөйләде.
Киңәшмәдә шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов катнашып, халыкны районның киләчәк үсеш программасы белән таныштырды, сорауларга җаваплар бирде. Сораулар дигәннән, авыл урамнарын эт һәм төлке басуы бүгенге көндә халыкны иң борчыган мәсьәләнең берсе булып тора. Алар моның сәбәбен ташландык хәлдә ятучы күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелгән җир участокларында күрәләр. Җирнең хуҗасы бар икән инде, аңа хуҗаларча караш та булырга тиеш. Үз участогыңны чистартып, чабып кую әлләни авырлык тудырмыйдыр.
Бүләкләүләр - җыелышның иң күңелле мизгеле булды. Авыл фидакарьләре һәм активистларына район җитәкчелегенең, "Азнакай"АФ" ҖЧҖнең, авыл җирлегенең бүләкләре тапшырылды.
Нәсимә Фазлыева
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев