7 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Актүбә бистәсендә дәүләт бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үттеләр
(Азнакай, "Маяк") Актүбә бистәсененең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Алып баручылар Нина Хвалеева һәм Елена Баландина залны ике командага бүлеп, викторина уздырдылар. Мәдәни чаралар оештыручы Гөлнара Абдрхаманова Россиия һәм Татарстан геральдикасы, геройларына багышланган слайдлар күрсәтте. Командалар сорауларга җавап биреп,...
-
Яна Закарян Бөтенроссия иншалар конкурсында җиңүче булган
(Азнакай, "Маяк") Мәскәүдә, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының утырышлар залында Бөтенроссия иншалар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар арасында "Искусство есть посредник того, что нельзя высказать" номинациясендә җиңү яулаган Актүбә 2 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Яна Закарян да бар. Әлеге конкурста илебезнең 85 субъектыннан миллион ярым укучы катнашкан....
-
Салым инспекциясендә Азнакай халкы өчен ачык ишекләр көне үтә
(Азнакай, "Маяк") Татарстан Республикасы буенча Россия федераль салым хезмәте идарәсе хәбәр итүенчә, 10 һәм 11 ноябрьдә Бөтенроссия ачык ишекләр көне узачак. Бу көннәрдә җир, милек, торак салымнары ничек исәпләнә, аларны кайда, ничек түләп була, кемнәргә нинди ташламалар каралган һәм салымнарга кагылышлы башка күп сорауларга белгечләрдән тулы җавап алырга мөмкин булачак....
-
Азнакайның “Җанашым” ансамбле “Безнең йорт – Татарстан” фестивалендә чыгышы ясады
(Азнакай, "Маяк") "Җанашым" халык фольклор ансамбле "Безнең йорт - Татарстан" фестивалендә чыгышы ясады. Район-шәһәр Мәдәният йорты каршындагы "Җанашым" халык фольклор ансамбле М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узган "Безнең йорт - Татарстан" республика этномәдәни фестивалендә чыгышы ясады. Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре үзләренең мәдәниятын һәм традицияләрен бар матурлыгы белән ачып...
-
Гөлзара һәм Сирин Лотфулиннарны алтын туйлары белән котлыйлар
Кадерле әнкәй һәм әткәй! Еллар узган саен әти-әни кадере тагын да көчәя, йөрәкнең иң түрендә урын ала икән. Бүген Сезнең парлы тормышыгызның Алтын туе - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең, хөрмәт, ышанычның чагылышы булган матур көн. Азнакайда яшәүче әти-әниебез Гөлзара һәм Сирин Лотфулиннар инде 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур...
-
Җәвәһирә Латыйфуллинаны туган көне белән котлыйлар
9 ноябрь көнне яраткан тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Латыйфуллина Җәвәһирә Мөхлисулла кызы гомер бәйрәмен - туган көнен билгеләп үтә. Районыбызның иң матур табигать кочагында урнашкан Октябрь Бүләк авылында дөньяга аваз салуың Бөек Октябрь революциясенең 30 еллыгына туры килгән. Шуңа да, мөгаен, бик көчле рухлы, кыю, ярдәмчел, төпле, белемле итеп яратылгансыңдыр....
-
Икълимә Фәттахованы 90 яшьлек юбилее белән котлыйлар
Сарлы авылында туып үскән, бүгенге көндә дә шунда гомер итүче кадерле инәбез Фәттахова Икълимә Кадыйр кызына 90 яшь тула. Шушы олуг юбилее белән котлап, инәйгә сәламәтлек, Аллаһы Тәгалә биргән гомерен саулыкта, сызланмыйча-интекмичә, шатлыкта, муллыкта яшәвен телибез. Безнең инәй дә үзенең яшьтәшләре кебек үк ул чорның бөтен авырлыкларын, ачлыгын, ялангачлыгын авыр...
-
Азнакайның кыз хоккеистлары көндәшләрен зур аерма белән җиңде
Азнакай шәһәренең Боз сараенда 2001-2003 елгы кызлар арасында алкалы хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Ярыш барышында "Азнакай бөркетләре" тренерлары Радик Галиев җитәкчелегендә Байлар Сабасы бистәсеннән килгән "Тимерхан" командасын 15:1 исәбе белән җиңде, дип хәбәр итә район башкарма комитетының спорт һәм туризм буенча идарәсе.
-
Азнакайның яшь көрәшчеләре яңа җиңүләр яулаган
(Азнакай, "Маяк") Мамадыш районының Түбән Ошма авылында РСФСР спорт мастеры һәм Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданины Рафаэль Мөхәммәтшин истәлегенә егетләр арасында милли көрәш буенча XIII Ачык район турниры узды. Азнакай шәһәре «Юбилейный» спорт мәктәбенең яшь көрәшчеләре тренерлыры Айрат Миңнегалиев, Артур Миңнеханов һәм Илдар Закиров җитәкчелегендә дүрт призлы урынга лаек булдылар. Үз...
-
Азнакай спортчылары шорт-трек буенча Рязань өлкәсенең ачык Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады
Шорт-трек буенча Рязань өлкәсенең ачык Беренчелегендә Азнакай шәһәренең яшь спортчылары тренерлары Светлана Гыйлфанова җитәкчелегендә дүрт призлы урынга лаек булдылар. Рязань өлкәсенең Сасово шәһәрендә егетләр һәм кызлар арасында шорт-трек буенча регионара ярышларның II этабы узды. Данил Горелов 500 метр дистанциядә II урынны яулады. 2000 метр дистанцияле эстафетада Айгөл Миңнегулова, Азалия Исмәгыйлова...
-
Азнакайда томан һәм карлы яңгыр көтелә
Бу атнада Азнакайда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән томан һәм бозлавык. Атна башында һәм ялларда карлы яңгыр явуы ихтимал. Кояш җомга көнне күктә күренәчәк. Бу көнне явым-төшем булмаска тиеш. Көндезге иң югары һава температураса +2 градус булачак, төнлә - минус 5.