6 декабрь 2016 яңалыклары
-
Рәхмәтуллин Фәрит Шәймулла улын 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
265 Азнакайда туып, хәзер Мәнәвез авылында яшәүче туганыбыз, тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Рәхмәтуллин Фәрит Шәймулла улының зур бәйрәме - 55 яшьлек юбилее. Без барыбыз да сине ихлас күңелдән кабатланмас матур бәйрәмең белән котлыйбыз. 55 яшь әле ул бары 55 кыш, көз, җәй һәм яз гына. Туганнар, дуслар белән шаулап-гөрләп шактый...
-
Гомәров Илфат Атлас улын 50 яшьлек юбилее белән тәбриклибез
264 Карамалы авылында туып, шунда гомер итүче туганыбыз Гомәров Илфат Атлас улын 50 яшьлек юбилее белән тәбриклибез! Туар таңнарың тыныч, гомерең озын, бәхетең чиксез булсын! Кайгы-хәсрәт күрмичә, тигез гомер итеп, бер-берегезнең күңел җылысын тоеп, балаларыңа үрнәк әти булып, имин һәм мул тормышта яшәргә язсын. Матур юбилей белән котлап, Изге теләкләрне...
-
Азнакай шәһәр прокуратурасы гомумроссия халыкны кабул итү көне уздыра
12 декабрь, дүшәмбе көнне, Азнакай шәһәр прокуратурасы бинасында (Азнакай шәһәре, Баһаветдинов урамы, 4а йорты) гомумроссия халыкны кабул итү көне уздырыла. Кабул итү 12. 00 сәгатьтән 20. 00 сәгатькә кадәр барачак.
-
Азнакай укытучыларын шәхси сайтлар төзергә өйрәттеләр
(Азнакай, 6 декабрь) Бүгенге көнне компьтердан, Интернеттан башка күз алдына да китереп булмый. Яңа технологияләр мәктәпләргә дә тирәнтен үтеп керде. Укытучылар һәрчак заманнан, укучыларыннан бер адым алда барырга тиешләр. Шуңа күрә аларның Интернет челтәрләрендә эшләү буенча да белемнәрен күтәрүгә игътибар бирелә. "Мәгариф" журналы инициативасы буенча гимназия базасында узган "Аңлаешты Интернет"...
-
Бу ялларда Азнакайда тагын 2 авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
10 декабрь шимбә көнне 8 сәгать 30 минутта Азнакай шәһәренең Мәдәният сарае каршында һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре булачак. Анда ит, ярма, он, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак. Барыгызны да ярминкәгә чакырабыз!
-
Әбүнәче көнендә Азнакайның «Маяк» газетасына язылучы һәркемне бүләк көтә
Азнакай почтамты вакытлы матбугатка язылу кампаниясе барышында һәр пәнҗешәмбедә "Әбүнәче көне" үткәреп килә. Хөрмәтле укучыларыбыз, райондашлар, әлегә кадәр "Маяк"ка язылырга өлгермәгәнсез икән, бу форсатны кулдан ычкындырмагыз, 8 декабрьдә почтамт бинасына (Азнакай шәһәре, Пушкин ур., 6) ашыгыгыз! "Әбүнәче көне" иртәнге 9.00 сәгатьтән алып 14.00 сәгатькә кадәр барачак. Газетабызга язылучылар чәйләп тә...
-
Азнакайда быел 11 кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән
(Азнакай, Резеда ШӘРИПОВА) Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында мәктәпләрдә тәрбия эшенең торышы тикшерелде. Азнакай 5, 7, 9 нчы мәктәп директорлары укучылар арасында хокук бозуларга каршы профилактика эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Комиссия рәисе Дамир Гыйләҗев имин булмаган гаиләләрне ачыклау буенча эшне активлаштырырга, һәр баланың өендә ешрак булып,...
-
Азнакайда узган Коръән уку бәйгесе региональ турының җиңүчеләре билгеле булды
Азнакайда Коръән уку бәйгесенең зональ туры узды. Анда республиканың көньяк-көнчыгыш районнары - Урыссу, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Азнакайда җиңү яулаган ир-егетләр һәм хатын-кызлар көч сынашты. Бәйгене муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов ачып, барлык мөселман кардәшләргә изге теләкләрен җиткерде. - Бүгенге бәйге - үз белемеңне күрсәтү генә түгел, тәҗрибә уртаклашу...
-
Азнакай сабыйлары шигырь сөйләү бәйгесендә көч сынашачак
Азнакай шәһәренең 3 нче "Айсылу" балалар бакчасында «И туган тел, и матур тел» дип исемләнгән бәйге башланып китте. Анда 4-7 яшькә кадәрле балалар катнаша. Бәйгенең тәлапләре буенча һәр бала үз ана телендә дөрес һәм сәнгатле итеп шигырь сөйләргә тиеш. Яшь үзенчәлекләренә туры килгән шигырь сайлау, аны сәнгатле итеп яттан башкару...
-
Азнакай шәһәрендә скандинавия йөреше популярлашты
(Азнакай, Резеда ШӘРИПОВА, автор фотосы) Соңгы елларда тормышыбызга "скандинавская ходьба" дигән физкультура төре бик актив кереп китте. Һәр көн иртән эшкә барганда чаңгыныкы сыманрак таяклар тотып, урам әйләнүчеләргә кызыгып калам. "Пенсиягә чыксам, мин дә боларга кушылыр идем", - дип эчтән генә хыялланып куям. Юкса, кичен әйлән дә кер бит инде...
-
Азнакай яшьләре яраткан шөгыльләре турында сөйләштеләр
(Азнакай, 6 декабрь) Без барыбыз да төрле. Берәүгә спорт белән шөгыльләнү, икенчегә җырлау яки бию, өченчегә китап уку ошый. Болар барысы да файдалы шөгыльләр. Кызганычка каршы, балаларның барысы да дөрес юлдан гына атламый шул. "Балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар профилактикасы" программасы кысаларында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм...
-
Азнакай районы Якты Юл авылының барлык әниләрен бер табын артына җыйганнар
(Азнакай, Зинфира Латыйпова) Безнең Якты Юл авылы зур түгел, хуҗалыклар саны ике дистәгә дә тулмый. Көннәребез эш белән, кичләребез зәңгәр экраннар каршында уза. Кәкре Елгалылар Әниләр көне уңаеннан бәйрәм оештырыйк дигәч, бик теләп риза булдык. Авылыбызның барлык әниләрен үзебезнең өй табыны артына җыйдык. "Марс" хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Зарипов, комплекс җитәкчесе...