Азнакай районы Якты Юл авылының барлык әниләрен бер табын артына җыйганнар
(Азнакай, Зинфира Латыйпова) Безнең Якты Юл авылы зур түгел, хуҗалыклар саны ике дистәгә дә тулмый. Көннәребез эш белән, кичләребез зәңгәр экраннар каршында уза. Кәкре Елгалылар Әниләр көне уңаеннан бәйрәм оештырыйк дигәч, бик теләп риза булдык. Авылыбызның барлык әниләрен үзебезнең өй табыны артына җыйдык. "Марс" хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Зарипов, комплекс җитәкчесе...
(Азнакай, Зинфира Латыйпова) Безнең Якты Юл авылы зур түгел, хуҗалыклар саны ике дистәгә дә тулмый.
Көннәребез эш белән, кичләребез зәңгәр экраннар каршында уза. Кәкре Елгалылар Әниләр көне уңаеннан бәйрәм оештырыйк дигәч, бик теләп риза булдык.
Авылыбызның барлык әниләрен үзебезнең өй табыны артына җыйдык. "Марс" хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Зарипов, комплекс җитәкчесе Ильмир Гарипов, авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Мөхәммәтҗанов, клуб мөдире Эльвира Шәймиевага бик рәхмәтле булып калдык.
Олы яшьтә булуына карамастан, Кәшип абый гармунда сыздырып уйнады, үзешчәннәр җыр-моңнарын бүләк иттеләр.
Йөзләребезгә шатлык кунды, күңелләр күтәрелеп китте. Алга таба да шундый бәйрәмнәр, очрашулар ешрак булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев